12 октябрьдә 16 сәгать 30 минутта шәһәрдәге бер фатирга "Мин газ хезмәтеннән" дип бер ханым килеп керә. Газ плитәсен һәм колонкасын тикшергән кыяфәт ясый, тикшердем, дип документка кул куя. Тик ул чыгып киткәч, шунда эленеп торган чалбар кесәсеннән 13 мең сумга якын акча юкка чыгуы ачыклана. Әлеге "ялган" хезмәткәр йорттагы...
12 октябрьдә 16 сәгать 30 минутта шәһәрдәге бер фатирга "Мин газ хезмәтеннән" дип бер ханым килеп керә.
Газ плитәсен һәм колонкасын тикшергән кыяфәт ясый, тикшердем, дип документка кул куя. Тик ул чыгып киткәч, шунда эленеп торган чалбар кесәсеннән 13 мең сумга якын акча юкка чыгуы ачыклана. Әлеге "ялган" хезмәткәр йорттагы башка фатирларга да кергән. Хәзер аны эзләү эшләре бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз