Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Авыл чистарак, диләр

Шәһәрдәге Тукай, Ленинградская, Куйбышев урамнары әзме-күпме тәртипкә салынды, ә иң пычрагы - Шашин урамы, диделәр "АрхГрадСтройКонтроль" оешмасында. Сәбәбе - элекке 36 нчы балалар бакчасы урынында алып барылган төзелеш эшләре. Бу урамны җыештыру өчен җаваплы предприятиегә авыргарак туры килер шул быел. Ә җаваплы оешмалар җыештыру-чистарту эшләренә дүшәмбедән үк чыга башлады. "АрхГрадСтройКонтроль"...

Шәһәрдәге Тукай, Ленинградская, Куйбышев урамнары әзме-күпме тәртипкә салынды, ә иң пычрагы - Шашин урамы, диделәр "АрхГрадСтройКонтроль" оешмасында.
Сәбәбе - элекке 36 нчы балалар бакчасы урынында алып барылган төзелеш эшләре. Бу урамны җыештыру өчен җаваплы предприятиегә авыргарак туры килер шул быел. Ә җаваплы оешмалар җыештыру-чистарту эшләренә дүшәмбедән үк чыга башлады. "АрхГрадСтройКонтроль" оешмасы хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, алар сәүдә нокталарының үз территорияләрен җыештыруын контрольдә тоткан. Һәм аларның күпчелеге территорияләренә чыгып эшләде, диләр. Әле менә иртәгә - шимбә көнне дә шәһәр һәм районкүләм өмә үткәрү планлаштырыла. Шактый гына чистарып калырбыз. Элек бергә эшләгән хатын "Өмә бетте - җәй җитте", дия торган иде. Җир чистарып, яшел үлән баш калкыта башлавын күреп әйткәндер инде. Быел алай тиз генә җәй килеп җитәргә охшамаган. Чөнки кар күп, кап-кара төскә кереп тау-тау өелеп яткан җирләре дә җитәрлек. Шуңа, булган карны таратып, чыккан чүп-чарны җыйсак кына инде. Бераздан тагын бер өмә уздырылачак.
Бер көнне авылдан танышым шәһәргә килгән иде. Өенә кайткач, шалтырата: "Шәһәрдәге чүп-чарга, пычраклыкка шаккаттым, бездә - авылда алай ук түгел", ди. Шуннан кызыксынып китеп, берничә авыл җирлегенә шалтыратырга булдым. Сарабиккол җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина сүзләренә караганда, 13 апрельдә беренче өмә үткәргәннәр - җирле үзидарә советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре чыккан.
- Олы юл тирәләрен, авылның бер башыннан икенчесе башына хәтле юл кырыен чистарттык. Авыл елмаеп калды, - ди.
Почта бүлекчәсе тирәсендәге йөзьяшәр агачларны кискән булганнар. Бу шимбәдә шуның тирәсен, хоккей корты яннарын тәртипкә китерәсе бар, дип торды.
- Һәр кеше үзихатасы тирәсен җыештыра бит инде. Ә авылның эчке урамнары әле пычрак, ныклап җыештырам дип тотынырлык түгел, - ди.
Түбән Чыршылы авылы башлыгы Нурия Хәйруллина:
- Шушы көннәрдә генә урам буйлап зур чүпләрне җыеп чыктык. Өем-өем чүп-чар җыелып торган урыннар юк бездә, сүткән йортлардан кала, әлбәттә. Чүп өелеп ятканны күрсә, халык шундук шалтырата. Аны хәл итү юлларын күрәбез. Халык йорт тирәсен, капка төпләрен чистарта башлады. Бу турыда белдерү язып кибет янына, урам башларына да эләбез, почта хезмәткәрләре аша газет эченә тыгып та таратабыз, - ди.
Шуннан, авыл халкы чисталыкны яратарак төшәме соң, дип уйлап куйдым. Соң, шәһәрдә балкон астына өелгән тәмәке төпчеге дисеңме, ташланган төрле-төрле шешәләрме - моңа беркемнең исем китми башлады инде. Әйтерсең, шулай булырга тиеш. Кемдер килеп җыештырганны көтеп утырырга да бик остардык. Югыйсә, хезмәт терапиясенең әле беркемгә дә зыян салганы юк. Шуңа гомуми өмәләр булганда, предприятие-оешма, идарәче компанияләрдән тыш, үз ишегалдын, җыярга халык та кушылсын иде. Моны берәр ничек массакүләм оештыру юлларын да карау комачауламас. Бәлки, шул чак чүпләрен урамга ташлап калдырганчы - бераз уйлый башларлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев