Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Балалар күп туа, бакча төзелә

Шәһәрдә 2005 елдан башлап даими рәвештә уздырылып килүче Ишегалды бәйрәмнәре башланып китте. Аның беренчесе шәхси секторда - Губкин урамы, 59 нчы йорт адресы буенча үтсә, икенче очрашу 7 нче микрорайонда, Толстой урамының 5 нче йорт ишегалдында узды. Әлеге микрорайон 11 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенә карый. Йортларга коммуналь хезмәтне "Жилсервис" идарә...

Шәһәрдә 2005 елдан башлап даими рәвештә уздырылып килүче Ишегалды бәйрәмнәре башланып китте. Аның беренчесе шәхси секторда - Губкин урамы, 59 нчы йорт адресы буенча үтсә, икенче очрашу 7 нче микрорайонда, Толстой урамының 5 нче йорт ишегалдында узды.
Әлеге микрорайон 11 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенә карый. Йортларга коммуналь хезмәтне "Жилсервис" идарә итү компаниясенә караган "Жилсервис плюс" җәмгыяте күрсәтә. Нәкъ менә алар бәйрәмне оештыручылар да иде. Әйтергә кирәк, биредә очрашу беренче тапкыр гына үтә. Чөнки яңа район. Берничә ел элек бер-бер артлы калка башлаган күп катлы йортларның бөтенесендә диярлек гаиләләре белән "Татнефть" хезмәткәрләре көн күрә. Фатирлар социаль ипотека шартларында бирелгән. Биредә яшәүчеләрнең күпчелеген яшьләр тәшкил иткәнгә, балалар да бик күп. Шуны истә тотып, "татнефть" җәмгыяте 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү белән мәшгуль.
- Документларны рәсмиләштерү белән проблемалар булса да, сентябрьгә өлгертеп, кулланылышка тапшырырга тырышырбыз, - дип ышандырды шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов.
Ул, шулай ук, якын көннәрдә Толстой урамы 5 һәм 8 нче йортлар арасындагы юл да асфальтланырга тиешлеген дә әйтте.
Хәзерге вакытта шәһәр һәм районда алып барыла торган башка эшләр белән дә таныштырды. Ә алар шактый: 10 нчы мәктәп янәшәсендәге ике теннис корты Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан шәһәрлеләр өчен нефтьчеләрнең тагын бер бүләге. Монда теннис мәктәбе булачак. Тренер-укытучылар составы расланган инде. Аның янында төзелеп килүче тагын бер корылма кинотеатр булачак икән. Шулай ук тротуарларны яңарту - брусчатка түшәү, асфальт җәю эшләре дәвам итә. Добролюбов урамындагы яңа парк та тиздән лениногорскилыларның яраткан ял итү урынына әверелер. Шәһәр һәм районның берничә мәктәбендә барган капиталь ремонт эшләре төгәлләнү алдында тора. Ике авылда - Яңа Сережкино һәм Урмышлыда яңа ФАП ачылды. Зәй-Каратай авылында яңа мәдәният йорты төзелә һәм башкалар.
...Чыннан да, әлеге микрорайонда балалар бик күп. Бәйрәмне карарга чыгучыларның күпчелеген алар тәшкил итүе дә бу сүзләрне раслый. Соңгы вакытта ике генә түгел, өч балалы гаиләләр дә ишәйде. Гаиләм белән шушында яшәгәнгә, бөтенесе күз алдында. Участок педиаторы: "Безнең кабинетны сезнең райондагы берәр фатирга күчерергә инде", дип шаярта. Әнә, быел I сыйныфка укырга баручылар гына да 22 бала. Аларны сәхнәгә чыгарып, шәһәр мэры һәрберсенә бүләк бирде. Шулай ук әле яңа гына өченче балалары дөньяга килгән Латыйповлар да игътибар уңыннан читтә калмады. Җәмәгать эшләрендә актив катнашучы: Ринат Гарифуллин, Тәнзилә Низамова, Вера Егорова, Тәнзилә Ямалетдиновага да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә инде микрорайонның иң өлкән кешесе - Михаил Молостов муниципалитетның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Илдус Камалов җитәкчелегендәге җирле артистлар төркеме дәртле җыр-биюләрен тәкъдим итте. Тамашачылар бик теләп уеннарда катнашты. Клоуннар балаларны биергә чакырып, аларның күңелләрен күтәрде. Шулай ук батутта сикерергә теләүчеләр дә бик күп иде. Бушлай булгангадыр инде, чират азакка кадәр тәмамланмады. Татлы мамык, камыр ризыклары, балаларны кызыктыручы уенчык, шарлар сату да шәп барды.
Халыкның күпчелек өлеше бәйрәмне ишек алдына чыгып караса, кайберәүләр фатир балконыннан гына күзәтүне хуп күрде.
Шәһәр мэрының: "Әлеге очрашулар халыкны нәрсә борчуын якыннанрак белергә ярдәм итә, шуңа да ел саен оештырабыз," дигән сүзләрен раслап, баштарак читенсенеп торган халык ахырдан җитәкчелекне уратып алды. Бер төркеме шәһәр мэрына, икенчесе башкарма комитеты җитәкчесенә моң-зарларын түгә башлады. Күпчелеген биредә чишү мөмкин булмаганга, тиешле органнарга язмача мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде, аларны чишүдә ярдәм күрсәтергә ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день двора