Заман сулышы

БДИлар башланды

Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнары башлана һәм ул 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче булып география һәм рус әдәбиятын сайлаган чыгарылыш укучылары БДИ тапшыра. Әдәбият буенча имтиханны республикада 1118 укучы бирә, ә географияне - 356. Бүген Россиядә уза торган беренче бердәм дәүләт имтиханында катниашучылар нәтиҗәләрне БДИ рәсми порталында 6-9 июньдә...

Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнары башлана һәм ул 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Беренче булып география һәм рус әдәбиятын сайлаган чыгарылыш укучылары БДИ тапшыра. Әдәбият буенча имтиханны республикада 1118 укучы бирә, ә географияне - 356. Бүген Россиядә уза торган беренче бердәм дәүләт имтиханында катниашучылар нәтиҗәләрне БДИ рәсми порталында 6-9 июньдә белә ала, дип белдерде Россия Мәгариф күзәтчелеге җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов.
Беренче мәҗбүри БДИ рус теленнән 29 майга билгеләнгән, ә икенче имтиханны (математика) укучылар 5 июньдә тапшыра.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: ЕГЭ
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: