Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

"Бәкер"дә традиицион авторалли узды

Бүген -7 гыйнвар көнне, гадәттәгечә, "Бәкер" шифаханәсендә авторалли булды. "Запорожец" машиналарында оештырылучы кышкы авторалли елдан-ел популярлаша гына бара. Анда тирә-күрше авыллардан гына түгел, Нурлат, Арча районнарыннан килгән узышчылар да катнаша. Быел 15 ләп машина стартка баскан булган. Көндәшләр бик көчле, ярышка алдан әзерләнгән булсалар да, быел да беренче булып финишка...

Бүген -7 гыйнвар көнне, гадәттәгечә, "Бәкер" шифаханәсендә авторалли булды.
"Запорожец" машиналарында оештырылучы кышкы авторалли елдан-ел популярлаша гына бара. Анда тирә-күрше авыллардан гына түгел, Нурлат, Арча районнарыннан килгән узышчылар да катнаша. Быел 15 ләп машина стартка баскан булган. Көндәшләр бик көчле, ярышка алдан әзерләнгән булсалар да, быел да беренче булып финишка Иске Шөгер егете Марсель Бадыйков килде. Кубокны һәм 30 мең сум акчаны аңа республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. "Бәкер" шифаханәсенең баш табибы Марат Ибраһимов җиңүчене юллама белән бүләкләде.
Фотолар Альберт Гаделшиннын шәхси битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәкер авторалли

2
X