Сезне язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Сез - быел үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтүче Лениногорскиның бизәге, горурлыгы һәм ышанычы. Хатын-кыз - гаилә тоткасы, балаларның яклаучысы. Янәшәдә сез булганда, ирләр көчлерәк һәм намуслы, үз-үзенә ышанган чын ир-ат була ала. Авыр минутларда терәк-таяныч була...
Сезне язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Сез - быел үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтүче Лениногорскиның бизәге, горурлыгы һәм ышанычы. Хатын-кыз - гаилә тоткасы, балаларның яклаучысы. Янәшәдә сез булганда, ирләр көчлерәк һәм намуслы, үз-үзенә ышанган чын ир-ат була ала. Авыр минутларда терәк-таяныч була беләсез, акыллы киңәшләрегез белән бездә үз көчебезгә ышаныч тудырасыз.
Безнең хатын-кызларыбыз авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, җитештерү өлкәләрендә һәм башка авыр, җаваплы тармакларда эшлиләр. Үз җилкәләрендә сугыш елы авырлыкларын күтәрә алган, тылда фидакарь хезмәт куйган ветеран хатын-кызларыбыз аеруча зур ихтирамга, рәхмәт сүзләренә лаек. Сезнең каһарманлык алдында баш иябез.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!
Барлык ирләр исеменнән сезне бәйрәм белән котлап, бәхет, сәламәтлек телим. Йөзләрегездән елмаю китмәсен, һәрчак матур, сөйкемле булып калыгыз, гаиләгездә мәхәббәт булсын.
Рәгать ХӨСӘЕНОВ,
Лениногорск муниципаль районы башлыгы,
шәһәр мэры