Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Бәйрәм узар – маллар ач калмасын

Көннәр артык кызу, яңгыр юк, шуңа да, үскәне дә корып беткәнче, мал азыгын кичекмәстән җыеп алырга кирәк, диелде авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән уздырылган киңәшмәдә. Иске Шөгер мәдәният йортында үткән киңәшмәдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, якшәмбе көнне үк мал азыгын әзерләүгә керешергә диелгән булса да, бу...

Көннәр артык кызу, яңгыр юк, шуңа да, үскәне дә корып беткәнче, мал азыгын кичекмәстән җыеп алырга кирәк, диелде авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән уздырылган киңәшмәдә.
Иске Шөгер мәдәният йортында үткән киңәшмәдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, якшәмбе көнне үк мал азыгын әзерләүгә керешергә диелгән булса да, бу эшкә әлегә берничә хуҗалык кына алынган. "Лениногорская" агрофирмасы, "Восходящая Заря" җәмгыяте сенаж әзерләүгә, "Ленин" печән чабарга керешкән. Ә калган хуҗалыклар нидер көтә. "Йолдыз"ның техникасы да әзер түгел икән әле. "Сатурн-Урал" Сабантуй узганны көтә, "Маркс"та техника әзер, әмма механизаторлар җитешми, ди.
Район буенча ике көн дәвамында йөргән комиссия әгъзалары күпчелек хуҗалыкларда сенаж базларының торышы да бик начар хәлдә, дигән нәтиҗәгә килгән. Сенаж салу вакыты җитте, ә алар чистартылмаган, агартылмаган, дезинфекция ясалмаган. "Ленин" "Спартак", "Сатурн-Урал" җәмгыятьләрендә базлар берничә, әмма берсе дә төзек түгел. Шуңа да аларның санын киметеп булса да, төзекләндерергә кушылды.
Печән начар, сенаж аз, салам буламы юкмы - әмма болар мал санын киметүгә сәбәп булырга тиеш түгел. Район башлыгы, шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов алга сөргән төп фикер шуннан гыйбарәт. Самара, Удмуртия, Оренбург өлкәләреннән алып кайтырбыз, дип тә булмый, чөнки аларда да шул ук корылык.
Яфрак азык әзерләүгә дә ныклап керешер вакыт җитте. Аны быел күбрәк җыю мәслихәт. Бозаулар ашатыр өчен кыш буенча җитәрлек булсын. Елдагыча, бу эшкә авыл җирлеге башлыкларын тартырга кирәк, диелде. Аларга кешеләр җыеп, яфрак азык әзерләү күрсәтмәсе бирелде. Шулай ук авыл җирлеге башлыклары алдында, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән берлектә, халыкны печәнле итү бурычы да тора. Рәгать Хөсәенов: "Кыш көне ашатырга мал азыгым юк, болай булгач сыерымны бетерәм инде, дигән сүз булмаска тиеш, мал санын киметмәскә иде", диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: собрание

2
X