Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Бәйрәмгә әверелгән көн

Менә быелгы "Әбүнәче көне"нә старт бирелде. Аның башланып китүе үзенчәлекле булды дисәк тә, ялгыш булмас. Үзенчәлек нидә соң? Беренчедән, "Әбүнәче көне" Шөгердә узды, инде күптән анда булганы юк иде. Икенчедән, Казаннан да кунаклар килеп, халыкка матур гына концерт күрсәтте, күңелләрен ачтылар. Шөгерлеләр рәхәтләнеп биеде, бала-чагасына кадәр уеннар уйнап, җырлап-биеп күрсәтте....

Менә быелгы "Әбүнәче көне"нә старт бирелде. Аның башланып китүе үзенчәлекле булды дисәк тә, ялгыш булмас. Үзенчәлек нидә соң? Беренчедән, "Әбүнәче көне" Шөгердә узды, инде күптән анда булганы юк иде. Икенчедән, Казаннан да кунаклар килеп, халыкка матур гына концерт күрсәтте, күңелләрен ачтылар. Шөгерлеләр рәхәтләнеп биеде, бала-чагасына кадәр уеннар уйнап, җырлап-биеп күрсәтте. Һәм соңгысы, әлбәттә, көннең матур булуы. Чөнки "Әбүнәче көне" Шөгер почта бүлекчәсе бинасы янында - урамда узды.


16 май көнне "Заман сулышы" газетына 32 кеше язылган. Әлбәттә, язылучыларыбызны бүләксез калдырмадык: биш бүләк әзерләп бардык. Аларның хуҗалары кемнәр дә, кайдан икән соң? Кухня кирәк-яраклары җыелмасын (тулы бер сумка) Зәй-Каратайдан Мөстәкыйм Шәймәрданов отты. Зур сөлге Лениногорскидан Герцен урамы, 40 нчы йортта яшәүче С.Ямалтдиновага чыкты. Әлеге әбүнәчеләребез Шөгергә килә алмадылар, шунлыктан бүләкләрен кире алып кайттык, алар сезне редакциядә (Тукай урамы, 3 нче йорт) көтеп тора, килеп алыгыз. Урын-җир комплектын Иске Шөгердән Әлфия Хәсәнова отты. Әлфия апа Шөгер почта бүлекчәсендә эшли. Безнең газетны кешеләргә тарата, өйләренә шатлык китерә.
Ике бүләкне килүчеләр арасында уйнаттык. Мөнәвәрә Җиһангирова (фотода: сулда) зур сөлге отты, ә урын-җир комплектын Таибә Әхмәтшина (фотода: уңда) алып китте. Алар икесе дә Шөгердән, "Заман сулышы"н яратып укыйлар. Мөнәвәрә апа 1960 нчы елларда типография тармагында машинкада эшләгән. "Шуннан бирле газеттан аерылганым юк, яратып укыйм. Яңалыкларны безгә җиткерүче ул. Чагыштырып-чагыштырып карыйм әле, без болай иткән идек дип, хаталарын да күзәтәм. Газет бик ошый, барысы да әйбәт", - ди ул, фикерләре белән бүлешеп. Ә Таибә апа газетыбызны ике мәртәбә укып чыга икән! "Башта беренче, аннары соңгы, аннары урта битләрен икешәр кат укып, карап чыгам. Безне күбрәк авыл тормышы, пенсия хәлләре кызыксындыра", ди ул уй-фикерләрен җиткереп. "Барысы өчен дә рәхмәт үзегезгә. Дөньялар тыныч булып, исән-сау яшәргә язсын", дип калдылар безне озатканда. Җылы сүзләрегез өчен үзегезгә рәхмәт. Тугрылыклы газет укучыларның һәр авылда булуына ышанабыз, шулай ук икенче яртыеллыкта яңа укучыларыбыз артуга да өметләнәбез. "Заман сулышы"на язылырга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ђбњнђче

2
X