Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Эшкә рөхсәтең бармы?

12 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр шәһәр һәм район территориясендә «Нелегальный мигрант» оператив-профилактик операциясенең чираттагы этабы уза. Аның барышында РФ Федераль миграция хезмәтенең Лениногорск шәһәре һәм районы буенча хезмәткәрләре хокук саклау органнары белән берлектә, шәһәрдә яшәүче һәм эшләүче мигрантларның документларын, визаларын, эшкә рөхсәт кәгазьләрен, патентларын тикшерә. - Быелның 10 ае эчендә...

12 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр шәһәр һәм район территориясендә «Нелегальный мигрант» оператив-профилактик операциясенең чираттагы этабы уза. Аның барышында РФ Федераль миграция хезмәтенең Лениногорск шәһәре һәм районы буенча хезмәткәрләре хокук саклау органнары белән берлектә, шәһәрдә яшәүче һәм эшләүче мигрантларның документларын, визаларын, эшкә рөхсәт кәгазьләрен, патентларын тикшерә.


- Быелның 10 ае эчендә шәһәр һәм районда чит илдән килгән һәм гражданлыклары булмаган 1 мең 367 кеше исәпкә куелды. Барлыгы 121 кешегә вакытлыча яшәү рөхсәте (разрешение на временное проживание) һәм 21 тору кәгазе (вид на жительство) бирелде. 85 кешегә эшкә чыгуны раслаучы рөхсәт кәгазе һәм эш өчен 518 патент тапшырылды. Нигездә, чит ил гражданнары шәһәребезгә БДБ илләреннән - Азәрбайҗан, Казахстан һәм Таҗикстаннан килә. Кагыйдә буларак, аларны сезонлы эш җәлеп итә, - ди Федераль миграция хезмәте идарәсенең Лениногорск районы буенча начальнигы Әлфия Әхмәдиева.
Мигрантларның күпчелеге төзелеш һәм сәүдә өлкәсендә эшли. Яшәүләре - вакытлыча арендага алынган фатирларда. Миграция хезмәткәрләре еш кына аларны эш һәм яшәү урыннары буенча тикшерә. Бүгенгә кадәр халык тарафыннан аларга карата дәгъваларның ишетелгәне булмады, ди хезмәткәрләр.
Рейд вакытында тикшерелгән ноктаның берсе - базар территориясендәге «Чәйханә» кафесы булды. Биредә кафе хуҗасының да, анда эшләүчеләрнең дә документлары тәртиптә булып чыкты, эшкә барысы да рәсми рәвештә алынган.
Чираттагы тикшерү - базар территориясендәге сәүдә нокталарында дәвам итте. Андагы сәүдәгәрләр дә, сораганны көтеп тормыйча, документларын сузды. Биредәгеләрнең дә документлары барысы да тәртиптә иде.
«Нелегальный мигрант» операциясе башланып, ике атна дәвамында миграция хезмәткәрләре тарафыннан 26 закон бозу очрагы ачыкланган. Шуларның унберен законсыз рәвештә фатир тапшыручыларга карата төзелгән беркетмәләр тәшкил итә. Моннан тыш, миграция исәбе турында ялган мәгълүмат биргән 8 кеше җаваплылыкка тартылган.
Штрафка тартылмас һәм законны бозмас өчен мигрантлар вакытлыча яшәү урыны буенча миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, РФ территориясендә яшәве турында хәбәр итәргә һәм эшләү өчен рөхсәт кәгазе алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X