Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Эшмәкәр булу җиңелме?

Мәгариф йортында Лениногорск муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендә эшмәкәрләр белән очрашу үтте. Аңа ТР Сәүдә-җитештерү палатасы идарә рәисе Шамил Агиев чакырылган иде, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов катнашты. Очрашуны ачып, Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм райондагы социаль-икътисади хәлнең тотрыклы булуыын әйтеп, 2011 елгы эшчәнлеккә йомгак ясады. Районыбызда 2 меңгә...

Мәгариф йортында Лениногорск муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендә эшмәкәрләр белән очрашу үтте. Аңа ТР Сәүдә-җитештерү палатасы идарә рәисе Шамил Агиев чакырылган иде, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов катнашты.
Очрашуны ачып, Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм райондагы социаль-икътисади хәлнең тотрыклы булуыын әйтеп, 2011 елгы эшчәнлеккә йомгак ясады.
Районыбызда 2 меңгә якын шәхси эшмәкәр, 500гә якын кече оешма булуын, аларның актив эш алып баруын ассызыклады.
Шамил Агиев эшмәкәрләрне салым инспекциясе, кадастра палатасында еш туа торган проблемалар белән таныштырды һәм аларны борчыган сорауларга җавап бирергә тырышты.
- Эшмәкәрлек мәсьәләсендә туган сораулар муниципалитет күләмендә генә түгел, республикада да хәл ителә ала. Ул эшмәкәрлекне үстерү максатыннан эшләнә. Шуңа күрә без районнарга очрашулар үткәрергә чыгабыз,- диде ул.
Кече оешма, шәхси эшмәкәр, юридик затларга Саклык банкында бирелүче "ышаныч кредит"ы белән кызыксынды Шамил Рәхимович.
Саклык банкы бу юнәлештә тиз арада, залогка салмыйча, комиссиясез 2 миллион сумга хәтле кредит бирә ала. Кредит елына 17-18 процент белән 3 елга кадәр бирелә. Залоглы кредит узган елның 1 сентябреннән гамәлгә кертелә. Бездә 4 айга - барлыгы 15 юридик зат аны алырга өлгергән.
Моннан тыш, очрашуда эшмәкәрләрнең салым түләмәс өчен "серая схема" белән эш итүенә, контроль-исәп, салым органына кагылышлы сораулар да каралды. Хакимият эшмәкәрлеккә теләктәшлек күрсәтми, диючеләр дә булгалады.
Бүгенге көндә районыбызда эшмәкәрлекнең төп өлешен сәүдә алып тора. Тик, ни кызганыч, җитештерү сферасы тармагын ачарга теләүчеләр генә күренми. Юкса, шәхси эш ачарга теләүчеләргә барлык мөмкинлекләр дә тудырыла, ди җитәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшмђкђр