Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Газетка языл һәм iPad от!

"Татмедиа" басмаларына язылучылар арасында "Подписка өчен Айпад!" республика конкурсы кабат игълан ителде. Үткәннәреннән аермалы буларак, төп приз - iPadны оту мөмкинлеге бөтен катнашучыларга биреләчәк. Шулай ук квитанция копияләрен юллаганнар арасында цифрлы фотоаппарат, Кукмарада эшләнгән савыт-саба һәм башкалар да уйнатылачак. Болардан тыш, һәрбер районда иң күп газет-журналларга язылучы билгеләнеп бүләккә ия...

"Татмедиа" басмаларына язылучылар арасында "Подписка өчен Айпад!" республика конкурсы кабат игълан ителде.
Үткәннәреннән аермалы буларак, төп приз - iPadны оту мөмкинлеге бөтен катнашучыларга биреләчәк. Шулай ук квитанция копияләрен юллаганнар арасында цифрлы фотоаппарат, Кукмарада эшләнгән савыт-саба һәм башкалар да уйнатылачак.
Болардан тыш, һәрбер районда иң күп газет-журналларга язылучы билгеләнеп бүләккә ия булачак. Узган яртыеллыкта уздырылган конкурста лениногорскилы Айгөл Гәрәева нәкъ менә шундый кызыксындыру бүләгенә лаек булган иде.
Акциянең шартлары элеккечә: 30 декабрьгә кадәр иң әзе өч "Татмедиа" басмасына язылырга (6 айга) кирәк, аның берсе "Заман сулышы" булырга тиеш. Конкурста катнашучы газет-журналлар исемлеге www.tatmedia.ru сайтында бар.
Квитанция копияләрен (он-лайн язылганда чыгарылмасын) түбәндәге адрес буенча юлларга: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska@tatmedia.ru. Телефон номерыгызны һәм "Акция" дигән тамганы язарга онытмагыз. Призлар уйнату киләсе елның 12 февраленә билгеләнгән.
Акция, бүләкләр саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат www.tatmedia.ru сайтында. (16+)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка айпад за подписку