Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Халык социаль проектларын гамәлгә ашыру өчен грант

Республиканың муниципаль районнарының халык социаль проектлары конкурсының җирле этабы тәмамланды. Нәтиҗәдә, безнең район һәм шәһәрдән ике социаль әһәмиятле проект сайлап алынган. Аның берсен "Лениногорскнефть" идарәсе тәкъдим иткән. Ул - А.Щеповских исемендәге "Легенда" чишмәсен реконструкцияләү проекты. Чишмәгә шәһәр үсешенә зур өлеш керткән Анатолий Щеповских исеме бирергә, аны ял итү урыны итеп...

Республиканың муниципаль районнарының халык социаль проектлары конкурсының җирле этабы тәмамланды. Нәтиҗәдә, безнең район һәм шәһәрдән ике социаль әһәмиятле проект сайлап алынган.


Аның берсен "Лениногорскнефть" идарәсе тәкъдим иткән. Ул - А.Щеповских исемендәге "Легенда" чишмәсен реконструкцияләү проекты. Чишмәгә шәһәр үсешенә зур өлеш керткән Анатолий Щеповских исеме бирергә, аны ял итү урыны итеп әверелдерергә теләгән идарә җитәкчелеге төзекләндерүдә ярдәм итерлек грант отарга өметләнә.
Икенчесе - "Балаларга шатлык бүләк итик" дип аталган проект шәһәрнең 20 нче балалар бакчасы тарафыннан тәкъдим ителгән. Максаты булып балалар бакчасы территориясен төзекләндереп һәм яшелләндереп, анда тәрбияләнүчеләргә физик, әхлакый, экологик һәм эстетик тәрбия бирү тора. Моңа ирешү өчен алар бакчаның ишегалдында спорт, уен мәйданчыклары, метеомәйданчык, автошәһәрчек, әкиятләр аланы, кечкенә генә бассейн, кечкенә фонтанлы таучык, яшелчә һәм даруханә бакчасы булдыру турында хыялланалар. Планнарын тормышка ашыру юнәлешендә чәчкәләр, бакчада яшелчә, дару үләннәре утыртканнар, эшне башлау өчен спонсор да тапканнар. Бер миллион сумга исәпләнгән проектны гамәлгә ашыру өчен грантка, яисә конкурс лауреаты булырга өметләнәләр.
Халык социаль проектлары конкурсын уздыру идеясы республикада "Бердәм Россия" партиясе көннәрен үткәрү нәтиҗәләре буенча барлыкка килгән. Ул вакытта татарстанлылар партия вәкилләренә төрле файдалы башлангычлар һәм кызыклы проектлар белән мөрәҗәгать иткән булган. Шуңа бәйле, республиканың Министрлар Кабинеты әлеге конкурс уздыру турында карар кабул итеп, аны икътисад министрлыгына йөкли.
10 июль көнне Әлмәт шәһәрендә безнекеләр үз проектларын яклаячак. Аннан, икенче этаптан узсалар, финалда катнашу хокукы алалар. Җиңүчеләр 15 июльдән соң билгеле булачак, дип ышандыралар. Нәтиҗәдә 10 җиңүче һәм 43 лауреат ачыкланачак икән. Проектны тормышка ашыруга таләп ителә торган сумманың кимендә 40 проценты муниципалитет яисә предприятие, спонсорларныкы, 60 проценты - грант акчалары. Җиңүчеләр - 1 миллион, лауреатлар 580 мең сумга кадәр грант алачак.
Оештыручылар сүзләренчә, җиңүчеләрне билгеләгәндә 1 октябрьгә кадәр тормышка ашыру мөмкин булган проектларга игътибар биреләчәк. Димәк, безнекеләрнең грант алуга мөмкинлеге зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грант

2
X