Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, лениногорскилылар!

Чын күңелемнән Сезне барлык буыннарны берләштерүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Җиңү көне - Ватаныбыз тарихында иң якты һәм бөек дата, ул - батырлык, бердәмлек үрнәге. Әлеге бәйрәмне җитмешенче тапкыр билгеләп үтеп, миллионнарча совет кешеләренең гомерен алып киткән авыр елларны кабат хәтеребездә яңартабыз. Безнең районнан гына фронтка 11 мең 666...

Чын күңелемнән Сезне барлык буыннарны берләштерүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм.
Җиңү көне - Ватаныбыз тарихында иң якты һәм бөек дата, ул - батырлык, бердәмлек үрнәге. Әлеге бәйрәмне җитмешенче тапкыр билгеләп үтеп, миллионнарча совет кешеләренең гомерен алып киткән авыр елларны кабат хәтеребездә яңартабыз. Безнең районнан гына фронтка 11 мең 666 кеше китә, аларның 6 мең 562 се яу кырыннан кире әйләнеп кайтмый. Ә күпме кеше концлагерьларда җәфа чигә, авыр яралардан госпитальләрдә җан бирә. Сугыш кырларында ятып калганнарга мәңгелек дан!
Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтып, илне торгызуга барлык көчен биргән, колхоз кырларында, завод-фабрикаларда эшләгән фидакарьләргә хөрмәтебезне белдерәбез һәм чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Туган илне яратуыгыз, батырлыгыгыз алдында башыбызны иябез. Тирән рәхмәт сүзләрен яуда үлеп калган һәм сугыштан соңгы җимереклекне торгызуга үзләреннән зур өлеш кертеп, хәзер инде бакыйлыкка күчкән сугыш ветераннарының тол калган хатыннарына җиткерәм. Сезнең батырлыгыгыз, рухи көчегез - яшь буынга үрнәк булып тора. Истәлекләрегез белән уртаклашып, онык һәм оныкчыкларыгызда патриотизм һәм югары әхлаклылык сыйфатлары тәрбиялисез.
Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, тол калган хатыннар һәм сугыш балалары! Сезнең тагын бик күп еллар җиңүчеләр сафында калуыгызны, рух күтәренкелеге телибез. Дөньялар тыныч булсын, якын кешеләрегезнең кайгыртуын тоеп, исәнлектә - иминлектә озын гомер итәргә язсын. Җиңү бәйрәме белән сезне!
Рәгать Хөсәенов,
Лениногорск муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау