Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Игелекле эшләр өчен ярдәм сорала

Бүген мэриядә район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә шәһәрдәге бөтен предприятие, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда берничә мәсьәлә каралды. Беренчесе, Шөгердә төзелеп килүче балалар бакчасын һәм мәдәният йортын, политехник колледжның Гагарин урамындагы бинасын капиталь ремонттан соң ачу танатанасына республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур кунаклар килүе көтелә....

Бүген мэриядә район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә шәһәрдәге бөтен предприятие, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды.


Анда берничә мәсьәлә каралды. Беренчесе, Шөгердә төзелеп килүче балалар бакчасын һәм мәдәният йортын, политехник колледжның Гагарин урамындагы бинасын капиталь ремонттан соң ачу танатанасына республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур кунаклар килүе көтелә. Шуңа да һәр оешма, предприятие территориясе һәм алар артына беркетелгән урамнар яшелләндерелергә, чистартылырга, матурланырга тиеш.
Икенчесе, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясендә катнашуга җәлеп итү. I сыйныфка баручылар һәм мәктәптә укучылар арасында ярдәмгә мохтаҗ балалар шактый җыела. Алар уку өчен кирәк-яракларга мохтаҗ. Ярдәм итәргә теләүчеләр "Лениногорск" фондына акча күчерә ала. Хәйриячелек эшеннән бер җитәкче дә читтә калмас дип ышанабыз, дигән фикер яңгырады.
Өченчесе, "Безнең хөрмәтле ветеран" акция кысаларында Бөек ватан сугышы ветераннары өчен үзәк район хастаханәсендә палаталарны төзекләндерү, җиһазлау. Алар өчен 13 палатаны әзерләү планлаштырыла. Күбесендә ремонт башланган инде, әмма башкарасы эшләр дә байтак. Әлеге игелекле эшләрдән җирле предприятие, оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр читтә кала алмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия