Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск кызы – Гран-при иясе

Республиканың Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы үткәргән VII-XI сыйныф укучылары арасында "Киләчәккә билет" дип аталган һөнәрләр турындагы иншалар бәйгесенә йомгак ясалды. Анда катнашкан 2 нче мәктәпнең IX "В" сыйныфы укучысы Диана Кузьмина Гран-при иясе булды. Бәйгенең беренче туры район һәм шәһәр мәктәбе укучылары арасында үтте. Биредә...

Республиканың Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы үткәргән VII-XI сыйныф укучылары арасында "Киләчәккә билет" дип аталган һөнәрләр турындагы иншалар бәйгесенә йомгак ясалды. Анда катнашкан 2 нче мәктәпнең IX "В" сыйныфы укучысы Диана Кузьмина Гран-при иясе булды.
Бәйгенең беренче туры район һәм шәһәр мәктәбе укучылары арасында үтте. Биредә җиңүче укучыларның эшләре республика турында катнашу хокукы алды.
"Киләчәккә билет" бәйгесенең төп максаты - укучыларга һөнәрне дөрес сайларга ярдәм итү һәм инде, әлбәттә, аларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Мәктәбебез укучылары әлеге бәйгедә елдан-ел зур теләк белән катнаша. Быелгы уку елында да нәкъ шулай булды. "Хезмәт кешесе", "Киләчәгем үз кулымда", "Минем булачак һөнәрем" дигән темаларга язылган иншалар районыбызның мәшгульлек үзәгенә җибәрелде. Нәтиҗә озак көттермәде: "Минем булачак һөнәрем" номинациясендә IX "В" сыйныфы укучысы Диана Кузьмина җиңүче дип табылды. Диананың татар телендә "Икмәк пешерүче буласым килә" дигән иншасы республика турында катнашу өчен юллама алды. Һәм, ниһаять, менә ул - көтелгән җиңү!
Бәйгенең республика турында җиңүчеләрне котлау тантанасы Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узды. Татарстан Республикасының халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин Диананы Гран-при яулавы белән котлап, диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
- Мондый зур бәйгедә мин беренче тапкыр катнашам, - ди Диана. Бу җиңү -минем өчен бик зур уңыш.
Шулай булмый ни, Казанның иң мәртәбәле күңел ачу комплексы сәхнәсендә Министр кулыннан бүләк ал әле!
Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Лилия Шаһиева: "Моңа кадәр дә призлы урыннар ала идек. Әмма Гран-при яулау әле беренче тапкыр," ди.
Дианага уңышлар, үзе теләгән һөнәрне сайлап, уку йортына керүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X