Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Исхак Садриев: Минтимер Шәймиев белән Лениногорскида бик күп объектларны ачарга туры килде

Лениногорск муниципаль районының элеккеге район башлыгы Исхак Садриев әнә шулай ди.

Бүген 20 гыйнварда Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Лениногорск районының элеккеге башлыгы Исхак Садриев фикеренчә, Минтимер Шәймиев Президентлык иткән чорда аның иң зур казанышы - Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итүе булды.
-    Декларация кабул ителү – узган гасырда республикабызның язмышын хәл итә торган иң зур вакыйгаларның берсе булды. Декларация ул – барлык эшләребезнең нигезе. Нәкъ менә аңа нигезләнеп 1994 елда Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамәгә кул куела. Нәтиҗәдә, Татарстан  күп кенә финанс мәсьәләләрен үзе хәл итә алды, тузган торак проблемасын  хәл итте, - дип сөйли Исхак Садриев.

Исхак Садриев Минтимер Шәймиев белән 1989 елда таныша. Ул чакта Исхак Әюповичны авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп куялар.
-    Ул мине начальник итеп билгеләде. Аннан соң мин Югары Совет депутаты, соңрак Дәүләт Советы депутаты итеп сайландым. Безнең ныклы танышу шулай башланып китте. Шундый зур ихтыяр көченә ия булган, үз-үзен кулда тоткан, көчле булган башка кешене мин белмим. Әлеге сыйфатлар аны бу тормышта бөек шәхес буларак саклап калырга ярдәм итте. Хәтерлим әле:  авыл хуҗалыгы какшап китте, нефтьнең дә бәясе юк, әммма шулай булуга карамастан, авыл хуҗалыгы гел өстенлекле юлда булды, авылларны саклауга өлеш кертте, авыл хуҗалыгы кыенлыкларны уңышлы җиңеп чыкты. Ул бик күп тапкырлар безнең Лениногорск шәһәренә килде. Аның катнашында күп кенә социаль объектлар ачылды. Көньяк-көнчыгыштага башка районнарга караганда да, безнең шәһәргә килергә ярата иде. Талантлы, алдан күрә белүчән, җаваплы булды беренче Президентыбыз Шәймиев. Татарстанда гына түгел Россия халкы арасында да зур хөрмәт һәм авторитет яулады. Аңа ныклы исәнлек, уңышлар телим.


Сания Камалова, Лениногорскида яшәүче:
-    Болгар шәһәренә моннан берничә ел элек барган идем. Әй, андагы матурлык икән! Әлбәттә, мондагы үзгәрешләрнең башында беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев торды. Ул үзен бөтенләе белән туган милләтенә, республика халкына багышлаган шәхес. “Яңарыш” фондын оештырып, борынгы Болгар, Зөя шәһәрләрен төзекләндерү кебек олы эшне башлап җибәрүе моны аермачык күрсәтеп тора. Хәзер бу җирләргә хәтта чит ил туристлары килеп, сокланып китәләр икән. Туган көне белән котлап, аңа исәнлек-саулык телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев