Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Керкәледә бакчада төнбоеклар үстерәләр, матурлыкны карагыз (ФОТОЛАР)

Моңарчы ак төнбоекларны елга-күл кебек сулыкларда гына үсә дип уйлый идем. Баксаң, уңган кешеләр аны гап-гади бакчада үзләре ясаган сулыкта үстереп ята. Күптән түгел моны күреп, Керкәле авылындагы матурлык дөньясында, чәчәкләр патшалыгында булып кайттым. Шунда яшәүче Ярия һәм Рафаэль Хафизовлар гаиләсе бакчасына керүгә, чыннан да, гүзәллек дөньясына аяк баскандай буласың....

Моңарчы ак төнбоекларны елга-күл кебек сулыкларда гына үсә дип уйлый идем. Баксаң, уңган кешеләр аны гап-гади бакчада үзләре ясаган сулыкта үстереп ята. Күптән түгел моны күреп, Керкәле авылындагы матурлык дөньясында, чәчәкләр патшалыгында булып кайттым.


Шунда яшәүче Ярия һәм Рафаэль Хафизовлар гаиләсе бакчасына керүгә, чыннан да, гүзәллек дөньясына аяк баскандай буласың. Әлеге матурлыкны тасвирларга сүзләр дә таба алмыйм төсле. Ул гадәти генә түгел, бер караш ташлау белән барысын да күреп бетереп булмый. Алардагы бакчада йөрүне, өйдә бүлмәдән-бүлмәгә йөрү белән чагыштырыр идем.

Бер өлешендә ылыслы агачлар үсә, икенче урында роза чәчкәләре ямь тарата, алга таба китеп, тәбәнәк кенә үсүче күпьеллык үләннәр семьялыгына караган чәчәкләр "без дә бар монда" дигәндәй, балкып утыра.

Бакчаның бер җиреннән икенче якка күчкәндә, клематис чәчәге уралган "капка" аша үтәсең, ул арка формасында ясалган. Икенче як куаклыклар белән бүленгән төсле. Бер почмакта утырып ял итәр өчен беседка ясалган, аның тирә-ягы гөлләр белән тулган. Чыннан да, монда утырып, дөнья мәшәкатьләрен онытырга була.

Телисең икән - бассейнга төшеп чум, тирәнлеге дә шактый: ике метрга якын. Ә инде фонтан үзенә күрә бер ямь өсти. Бакчада ник бер чүп үләне күренсен, сусыл яшел төсе белән газон үләне үсә. Йөри торган юлларга брусчатка түшәлгән. Әйе, моның кадәр гүзәллекне булдыру өчен никадәр тырышлык куелган бит.

Ун еллык көч, хезмәт кергән монда. Барысы да 10 ел элек, Хафизовлар гаиләсенең Чаллыдан авылга кайтып төпләнгәннән соң башлана.

Мәкаләнең дәвамын "Заман сулышы"ннан укыгыз

Розалия мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керкәле бакча матурлыгы төнбоек