Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Кирлегәчтә митинг булды

Бүген районыбызның барлык авылларында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митинг һәм бәйрәм чаралары үтте. Аларда авыл халкы, мәктәп укучылары, рәсми затлар катнашты. Кирлегәч авылында халык сугышта катнашканнар, тол аналар, тыл хезмәтчәннәренә багышлап куелган һәйкәл янына җыелды. Кунаклар арасында әлеге авылда туып үскән, районыбызның хөрмәтле кешесе Нәҗип Галимов, җирле хакимият вәкиле -...

Бүген районыбызның барлык авылларында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митинг һәм бәйрәм чаралары үтте. Аларда авыл халкы, мәктәп укучылары, рәсми затлар катнашты. Кирлегәч авылында халык сугышта катнашканнар, тол аналар, тыл хезмәтчәннәренә багышлап куелган һәйкәл янына җыелды.

Кунаклар арасында әлеге авылда туып үскән, районыбызның хөрмәтле кешесе Нәҗип Галимов, җирле хакимият вәкиле - Пенсия фонды идарәсенең Лениногорск бүлекчәсе начальнигы Наил Шәйхетдинов бар иде. Мәктәп укучылары сугышның барлык авырлыкларын чагылдырган күренеш әзерләгән . "Зәңгәр яулык" акциясенә кушылып, яулыклар теккәннәр, аларны митингка килгән өлкәннәргә бәйләде.

- Сугышлар булмасын, безнең әниләр апалар, абыйлар күргәнне киләчәктә күрергә язмасын, - диде үзе дә сугышның барлык авырлыгын күреп үскән Нәҗип Салихович.
Сугыш кырларында һәм аннан соң вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң һәйкәл каршына чәчәкләр куелды. Бәйрәмнең дәвамы мәдәният сараенда дәвам итте, авыл үзешчәннәре җиңү бәйрәменә махсус концерт әзерләгән иде.
Алсу Миңнебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: митинг