Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилылар чишмә суын эчә (фотолар)

19 гыйнвар көнне Качману (Крещение) бәйрәме билгеләп үтелә. Халыкта Крещение төнендә су тулысынча изгеләндерә, дип санала. Шунлыктан бу көнне күпчелеге изге су алу нияте белән чишмәләргә юл ала. Урман паркындагы "Прохладный" чишмәсенә дә су алырга килүчеләр шактый иде. Кем өч литрлы пыяла банка, кем канистра, кем пластик шешәләр тотып, тыныч...

19 гыйнвар көнне Качману (Крещение) бәйрәме билгеләп үтелә. Халыкта Крещение төнендә су тулысынча изгеләндерә, дип санала.
Шунлыктан бу көнне күпчелеге изге су алу нияте белән чишмәләргә юл ала. Урман паркындагы "Прохладный" чишмәсенә дә су алырга килүчеләр шактый иде. Кем өч литрлы пыяла банка, кем канистра, кем пластик шешәләр тотып, тыныч кына үз чиратын көтеп торды. Унбиш минут эчендә генә кырыкка якын кеше җыелды. Кем җәяүләп, кем машина белән иде.
-19 гыйнвар көнне ел саен бу чишмәгә суга киләм, - ди көч-хәл белән генә таякка тотынган сиксән алты яшьлек Клавдия Салдаева.
Евгения белән Рита Косаевлар Степная урамыннан машина белән килгәннәр. Алар икесенә 10 литр чишмә су алып кайтып китте. Шәһәрдәшебез Ольга Иванова эшкә барыр алдыннан изге су алыйм дип сугылган. Ә менә Владимир исемле абзый бүген иртәдән бирле су юлын таптый. Прокуратура йорты янында торучы бу мөлаем абзый үзләре бара алмаган күршеләренә чишмә суын алып кайткан.
-Алдагы елларны эх дигәндә бозлы бәкедә су да коена идем, бераз исәнлегем какшап тора, шуңа хәзер коена алмыйм, - дип көрсенеп тә алды ул.
Ә менә аның тормыш иптәше һәм малае бүген төнлә Әлмәттән ерак түгел "Ямаш" исемле чишмәдә коенып кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Качману су

2
X