Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида инвалидлар ункөнлеге уңаеннан концерт узды (фотолар)

Район һәм шәһәрдә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан төрле чаралар уза. Шуның берсе - Мәдәният сараенда үтте. Бик матур концерт әзерләгәннәр иде, анда физик мөмкинлекләре чиклеләр дә үз осталыкларын күрсәтте. Ә концерт башланганчы, кул эшләре күргәзмәсе белән таныштык, сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Шәһәребезнең ундүртенче мәктәбе укучыларының һәм "Ал җилкән" реабилитацияләү...

Район һәм шәһәрдә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан төрле чаралар уза. Шуның берсе - Мәдәният сараенда үтте. Бик матур концерт әзерләгәннәр иде, анда физик мөмкинлекләре чиклеләр дә үз осталыкларын күрсәтте. Ә концерт башланганчы, кул эшләре күргәзмәсе белән таныштык, сатып алу мөмкинлеге дә бар иде.

Шәһәребезнең ундүртенче мәктәбе укучыларының һәм "Ал җилкән" реабилитацияләү үзәгенә йөрүчеләрнең кул эшләренең төрледән-төрле булуы сокландырды. Ишектән кергән һәрберсе кызыксынып карап йөрде.

Күргәзмәгә куелган Алсу Батталованың табигать күренешләрен иҗат иткән картиналары уйландыра да, сокландыра да. Бирегә аның эшләрен әнисе Мәрьям апа алып килгән.

Җитмеш җиде яшьлек Ольга Вахтерова бәйләүгә оста булып чыкты. Күргәзмәгә крючок ярдәмендә челтәрләп бәйләгән якалар, ашъяулыклар алып килгән иде.

Наилә апа Әхмәтҗанова картиналарга чигү чиккән. - Миндә алар бик күп, күрсәтергә берничәсен генә алып килдем, - дип сөйләде.

Наил Сөләймановның картиналары үзенчәлекле иде. Тактага уеп ясаган әтәче аеруча да игътибарны җәлеп итте. Гадәти чыбыкны ваклап әтәчне ничек шулай чуарлап, төрле төсләргә манып бетергән, дип шаккатасың.

Наталья Сафинаны төрле ташлардан ясаган бизәнү әйберләре: алка-муенсалар, беләзек алып алып килгән. Ачкычка элә торган брелоклары да бар иде.

- Кул эшләре белән үземне белгәннән бирле шөгыльләнәм. Заманнан арта калмаска тырышам, кул эшләре турында яылган газет-журналлардан, интернет челтәреннән карыйм да, үземнең бөтен фантазиямне эшкә җигәм, - дип ничек ясаулары турында тәфсиләп сөйләде ул. Алар белән сөйләшеп торганда, үземә көч алган кебек булдым, менә нинди батыр йөрәкле, сәләтле кешеләр бит алар.

Зилә Мөдәрисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев