Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск эчке эшләр бүлегендә һәйкәл ачылды

Лениногорск эчке эшләр бүлегендә Бөек Ватан сугышында һәм тыныч вакытта үз вазифаларын башкарганда һәлак булган милиция хезмәткәрләренең якты истәлегенә һәйкәл ачылды. Комплексның бер ягы сугышта һәлак булган милиционерлар истәлегенә багышланган, икенче ягындагы барельефта тыныч вакытта үз вазифаларын башкарганда һәлак булган милиция хезмәткәрләре - Рәфгать Агадуллин, Александр Трункин, Атлас Хабитовның фотолары...

Лениногорск эчке эшләр бүлегендә Бөек Ватан сугышында һәм тыныч вакытта үз вазифаларын башкарганда һәлак булган милиция хезмәткәрләренең якты истәлегенә һәйкәл ачылды.

Комплексның бер ягы сугышта һәлак булган милиционерлар истәлегенә багышланган, икенче ягындагы барельефта тыныч вакытта үз вазифаларын башкарганда һәлак булган милиция хезмәткәрләре - Рәфгать Агадуллин, Александр Трункин, Атлас Хабитовның фотолары урын алган.

Бу көнге тантанага полициянең шәхси составы һәм ветераннар советы белән берлектә районның төрле оешма-предприятие вәкиллләре, мәктәп укучылары җыелды. Якташларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң һәм автоматлардан атып салют бирелгәч, һәйкәлгә чәчкәләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мемораиль

2
X