Заман сулышы

Лениногорск моржлары җиңү белән кайтты

Лениногорск спортчылары Илфат Абдеев һәм Рафаэль Әскәров Төмәндә уздырылган халыкара кышкы йөзү бәйгесендә җиңү яулап кайтты, дип хәбәр итә "Лениногорский журнал". Кубок өчен ачык турнирда алар беренче урын яулаган. Татарстан спортчылары биредә дөньяның 18 иленнән килгән йөзүчеләр белән көч сынашкан. Ә Россия данын 49 өлкә спортчысы яклаган. Алар арасында Татарстанның...

Лениногорск спортчылары Илфат Абдеев һәм Рафаэль Әскәров Төмәндә уздырылган халыкара кышкы йөзү бәйгесендә җиңү яулап кайтты, дип хәбәр итә "Лениногорский журнал".


Реклама

Кубок өчен ачык турнирда алар беренче урын яулаган. Татарстан спортчылары биредә дөньяның 18 иленнән килгән йөзүчеләр белән көч сынашкан. Ә Россия данын 49 өлкә спортчысы яклаган. Алар арасында Татарстанның да 5 спортчысы ярышларда көч сынашкан.
Илфат Абдеев белән Рафаэль Әскәровның әлеге ярышларда икенче тапкыр көч сынашуы булган. Сүз уңаеннан, шәһәрдә спортчылар махсус әзерләнгән күлдә яки бассейнда шөгыльләнә икән. Тиздән алар Мурманскида узачак ярышларда катнашачак.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: морж
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: