Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск районы авыллары юл көтә

"Халык контроле" порталын караштырып утырганда, районыбыз авылларыннан җибәрелгән хәбәрләргә күзем төште. Менә бит, алар да "уянган", димәк, боз кузгалган. Югыйсә, шәһәр халкы берничә көн буена чүп-чарны алып китмәсәләр дә, йорт янында юл начар булса да, шунда ук порталга хәбәр җибәрә. Андый проблемалар авылда да җитәрлек бит, әле күбрәк тә булмаса....

"Халык контроле" порталын караштырып утырганда, районыбыз авылларыннан җибәрелгән хәбәрләргә күзем төште. Менә бит, алар да "уянган", димәк, боз кузгалган.
Югыйсә, шәһәр халкы берничә көн буена чүп-чарны алып китмәсәләр дә, йорт янында юл начар булса да, шунда ук порталга хәбәр җибәрә. Андый проблемалар авылда да җитәрлек бит, әле күбрәк тә булмаса. Җыеннарда йөргәндә борчу-проблемалар хакында шактый ишеттек.
Менә Марат Г. дигән берәү Сугышлының Центральная урамында яктырткычлар һәм яхшы юл юк дип хәбәр юллаган. Билгеле булганча, ул Лениногорск башкарма комитетына йөкләнгән. Ә ул нәрсә дип җавап бирә? "Ике хәбәр буенча да эшләнү срогы 20 ноябрьгә куелган. Тик фотода төшерелгән урам ул түгел, Центральная урамы Лениногорск - Чирмешән трассасында урнашкан һәм анда асфальт салынган". Тик Марат яңадан: "Центральная урамы трассадан гына тормый, шул ук урамның 31 "А", 34, 35, 36, 37, 38 йорт янында юл да, ут та юк", дип фикерен "элгән". Башкарма комитет моның белән килешкән шикелле авыл җирлегеннән алынган мәгълүматы буенча җавап биргән, анда исә урамга ике яктырткыч куелып, юлга вак таш җәеләчәк диелгән. Шуннан соң хәбәр калдыручы бернинди үзгәреш күренмәгәч, 7 ноябрьдә "Һаман бернәрсә эшләнмәде" дип борчылуын яза.
Әлеге кеше бик борчылучан, бугай. Сугышлы турында гына кайгыртып кына калмыйча, Керкәледәге хәлне дә бәян итә. Анда Җәлил урамына яхшы юл кирәк, шул ук урамнан Вахит тыкрыгына кадәр булган аралыкта баганаларга ут куярга дигән мөрәҗәгатен калдырган. Әлеге ике хәбәр планга кертелгән. Яктырткычларны кую эше белән "Сельэнерго" җәмгыяте шөгыльләнәчәк. Җәлил урамына вак таш җәелер дип ышанып калабыз.
Хәзерге вакытта "Халык контроле" системасының кураторы итеп республиканың Кеше хокуклары буенча вәкиле Сәрия Сабурская билгеләнгән. Яңалыкның тагын берсе - хәбәргә карата "планга кертелгән" статусны порталда бер тапкыр гына урнаштырып була, ә аны карау вакытын үзгәртү 30 көннән 10 көнгә кадәр кыскартылган.
Порталда авыллар буенча "сәяхәтне" дәвам итсәк, Иске Шөгердәге Мурзин урамында юл аша өйгә су линиясе сузганнан соң, юлның тәмам яраксыз хәлгә килүен күрәбез. Шул тирәдә галәмәт зур, биек агач үсә һәм электрүткәргечкә тия икән. Болар хакында Р.Г. дигән билгесез автор язган. Башкарма комитетның җавабыннан аңлашылганча, муниципаль контроль белгечләре тарафыннан административ хокук бозуны бетерү турында күрсәтмә язылган, агачны кисүнең соңгы чиге 22 ноябрьгә билгеләнгән. Ә юл белән нәрсә булып бетәр, анысы турында бернәрсә язылмаган.
Тимәштә Мөхәммәтҗанов исемендәге тукталыш пычрак хәлдә, дигән хәбәр язган Феликс исемле берәү. Әлбәттә, күренекле шәхес исемендәге тукталышта тәртип булмау - йөзгә кызыллык китерүче күренешнең берсе. Башкарма комитет чистарту эшләре үткәрелде дип, фотолар куйган. Тик Феликс килешмичә, тукталышның эчке ягы чистартылган фотоны куегыз дигән. Шуннан соң яңадан эче-тышы төшерелгән, тәртипкә китерелгән тукталыш фотосы куйгач кына автор тынычлангандыр. Бу хәбәр "хәл ителгән" статусында тора.
"Халык контроле" порталы эшли башлаганнан бирле лениногорскилылар тарафыннан 263 хәбәр җибәрелгән. 1 октябрьдән 9 ноябрьгә хәтле аралыкта - 25 хәбәр. Шуның сигезе эшләнү дәрәҗәсендә, алтысы хәл ителгән, сигезе - планга кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: народный контроль

2
X