Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск районы Чүте авылында мәчет ачылды

Мәчет - безгә бик кирәк иде, ди аның ачылу көнендә бергә җыелган авылдашлар. Элек-электән намазны, бигрәк тә гает намазларын бер йортка җыелып укыганнар. Бүген 60-70 яшьлек апа-абыйлар үзләре бала чакларда да авылда мәчет булуын хәтерләми. Егерменче гасыр башында булган ул, тик революция, гражданнар сугышы чорында манарасын кисеп, клуб ясаганнар. Ул...

Мәчет - безгә бик кирәк иде, ди аның ачылу көнендә бергә җыелган авылдашлар. Элек-электән намазны, бигрәк тә гает намазларын бер йортка җыелып укыганнар. Бүген 60-70 яшьлек апа-абыйлар үзләре бала чакларда да авылда мәчет булуын хәтерләми. Егерменче гасыр башында булган ул, тик революция, гражданнар сугышы чорында манарасын кисеп, клуб ясаганнар. Ул клуб әле хәзер дә исән. Соңгы ике елда анда дин сабаклары өйрәнүне оештырып җибәргәннәр. Укытырга Куакбаштан Җәмил хәзрәт килеп йөргән. "Бик салкын иде", диләр. Хәзер инде авыл уртасындагы мәчеттә җылыда укыячаклар.
Мәчет - авылның нәкъ уртасында, бик җыйнак кына килеп чыккан.
- Элекке район кибете ул,- диделәр. Ремонтлап, мәчет итеп үзгәртәбез, дигәч, ышанмадык. Бик беткән иде, ә аның эче нык булган икән,- дип торды мәчеттә җыелган хатын-кыз.
- Хәләл акчага, хәләл көч белән торгызылган йорт бу,- дип горурланалар. - Пенсия алган саен, әз-әзләп китереп тордык. Барлык эшләрне Уел абый Галимов башлап йөргән, ярдәмчеләре Фәгыйм Галимов, Әзһәр Шәрифуллинга да рәхмәтле.
- Мәчет утын ягып җылытыла, хатын-кызлар өчен урын чаршау белән бүленгән, тышкы яктан профнастил белән тышланган ди.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рәгать Хөсәенов та килде.
- Мәчет - иң кадерле урын. Җыелыгыз, бергәләп дога укыгыз, укыган догаларыгыз кабул булсын. Яшьләрне дә дингә тартыгыз,- дип теләде. Ул көнне сүз әйтүчеләр барысы да мәчет ул - тәртип, иман нуры, халык йөрсен, дигәнрәк фикерләр әйтте.
Бу турыда тулырак язманы "заман сулышы" газетының 27 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чути мэчет