Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск районы хуҗалыклары язгы чәчүгә әзерме (ФОТОЛАР)

Быелгы язгы чәчү эшләре чорында районда 61 мең гектарга якын җирләрне эшкәртеп чыгарга туры киләчәк. Бу хакта "Маркс" (Куакбаш авылы) хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә сөйләштеләр. Анда район башкарма җитәкчесе Наил Залаков, Казаннан "Россельхозцентр"ның Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар һәм инженерлар катнашты. Язгы...

Быелгы язгы чәчү эшләре чорында районда 61 мең гектарга якын җирләрне эшкәртеп чыгарга туры киләчәк. Бу хакта "Маркс" (Куакбаш авылы) хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә сөйләштеләр.
Анда район башкарма җитәкчесе Наил Залаков, Казаннан "Россельхозцентр"ның Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар һәм инженерлар катнашты.
Язгы чәчүдә катнашачак техникаларның төзек булуы мөһим. Хуҗалыклар трактор, агрегатларны, чәчкечләрне әзерләп бетергән диярлек, тик ныклап карап бетерәсе бар әле. Киләсе атнада республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан тикшерү комиссиясе дә килеп, төзеклеген сынап караячак.
Минераль ашламалар хуҗалыкларга бюджет тарафыннан бирелгән акчага алынды. Тик бу җитәрлек күләмдә түгел, хәзер предприятие, фермер хуҗалыкларына үз акчалары хисабына алырга туры киләчәк, диелде семинарда.
Әлегә элиталы орлыклар бары тик "Лениногорская агрофирмасы"нда һәм "Спартак агрофирмасы"нда гына тупланган. Башкалар да үзләрендә булдырыр дип көтелә.
Быелгы чәчүдә булачак үзенчәлек хакында "Заман сулышы"ның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчү

2
X