Заман сулышы

Лениногорск районында яшь комбайнчылар алдынгы (ФОТОЛАР)

Районда урак вакытында баручы "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесенең икенче атнасына йомгак ясалды. 1-7 август аралыгында аеруча яхшы уңышларга ирешкәннәр арасында бу юлы яшь комбайнчылар алдынгылыкка чыккан. Егетләрнең өчесе дә яшьләр, авыл хуҗалыгында тырышып эшләүчеләр. Югары куәтле "кыр корабы" арасында «Джон Дир»да комбайнчы Вадим Жданов (КФХ «Хайрутдинов Н.Л.») 550 тонна суктырган...

Районда урак вакытында баручы "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесенең икенче атнасына йомгак ясалды.
1-7 август аралыгында аеруча яхшы уңышларга ирешкәннәр арасында бу юлы яшь комбайнчылар алдынгылыкка чыккан. Егетләрнең өчесе дә яшьләр, авыл хуҗалыгында тырышып эшләүчеләр.
Югары куәтле "кыр корабы" арасында «Джон Дир»да комбайнчы Вадим Жданов (КФХ «Хайрутдинов Н.Л.») 550 тонна суктырган (фотоларда).
Уртача егәрлектәге комбайннар арасында Азат Габидуллин ("Лениногорская агрофирмасы"). "Полесье КЗС-12" техникасында эшләп, ул бер атнада 371 тонна бөртекле суктырган.
Кече егәрлектә эшләүчеләр арасында "Спартак агрофирмасы"ннан Альмир Вәлирахманов беренчелеккә чыккан. Ул "СК-5 Нива" комбайнында 210 тонна бөртекле суктырган.
Молодцы, киләчәктә дә зур уңышлар. Егетләргә - вымпел һәм акчалата бүләк.
Розалия Мостафина фотолары

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: