Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск студентлары полиция эшчәнлеге белән танышты

Лениногорск хокук сакчылары ел саен үткәрелә торган “Студентлар десанты” гомумроссия акциясенә кушылды

 

 Эчке эшләр бүлеге Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогик колледжы студентларын кабул итте.

Студентлар музейда булдылар, анда ветераннар оешмасы рәисе һәм Иҗтимагый совет әгъзасы Кульзихан Утешова аларны эчке эшләр бүлегенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, шулай ук хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләрнең батырлыгы турында сөйләде.

Дәүләт автоинспекторлары бүлекчәсе турында “ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе” Лениногорск филиалы начальнигы Зөлфия Рахманова мәгълүмат бирде, шул ук вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртте.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек вәкилләре, үз чиратында, җинаять һәм хокук бозулар кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы мәсьәләләргә кагылып үттеләр.
"Студентлар десанты" җәмәгать тәртибен саклауда полициягә ярдәм күрсәтүче ирекле дружиналарның эшчәнлеге белән дә танышты.
Студент егет һәм кызларга бүлектәге хезмәт этләре иң мавыктыргычы булды. Кинологлар аларга җинаятьләрне ачуда, хәбәрсез югалган кешеләрне эзләүдә һәм шартлаткыч, наркотик матдәләр эзләүдә дүрт аяклы дусларның ничек ярдәм күрсәтүләре турында сөйләделәр.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев