Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск яшьләр театры яңа премьера күрсәтте

Мәдәният сарае каршында эшләп килүче яшьләр театры "Синсез яши алмыйм" дигән өр-яңа спектакль әзерләп, тамашачыга тәкъдим итте. Спектакльне сәхнәгә куючы һәм әлеге төркемнең җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова әйтеп үтүенчә, Рәмзия Габделхакова аны яшьләр театры өчен махсус язган. Вакыйга бүгенге көннәрдә һәм көнләшү, аның нәтиҗәсендә килеп чыккан аяныч хәлләр турында бара. Спектакльдә...

Мәдәният сарае каршында эшләп килүче яшьләр театры "Синсез яши алмыйм" дигән өр-яңа спектакль әзерләп, тамашачыга тәкъдим итте.
Спектакльне сәхнәгә куючы һәм әлеге төркемнең җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова әйтеп үтүенчә, Рәмзия Габделхакова аны яшьләр театры өчен махсус язган. Вакыйга бүгенге көннәрдә һәм көнләшү, аның нәтиҗәсендә килеп чыккан аяныч хәлләр турында бара.
Спектакльдә уйнаган артистлар бары бишәү. Бертуган Нәзилә һәм Илзирә Алишевалар (11 нче гимназия укучылары), Ләйсән Билалова (Тимәш мәктәбе укучысы. Ә спектакльдә Алмаз һәм Рамил ролен Буа егетләре башкарды. Дөресрәге, безнең педагогия училищесында укучы егетләр.
Спектакль турында тулырак язманы "Заман сулышы"ның 30 апрель саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль

2
X