Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск ЗАГС хезмәткәрләрен котладылар

Россиядә Гражданлык хәле актларын теркәү органнары (ЗАГС) оешуга 95 ел тулды. Бу уңайдан безнең шәһәрдә дә бәйрәм чарасы узды. Лениногорскиның ЗАГС бүлеге тарихы, эшләре белән аның җитәкчесе Елена Миңнегалләмова таныштырды, уңышларга, киләчәк планнарга тукталды. Бүлекнең эше, алдынгы хезмәткәрләре белән видеофильм аша танышу мөмкинлеге бирелде. - ЗАГС - кешене гомер буе...

Россиядә Гражданлык хәле актларын теркәү органнары (ЗАГС) оешуга 95 ел тулды. Бу уңайдан безнең шәһәрдә дә бәйрәм чарасы узды.


Лениногорскиның ЗАГС бүлеге тарихы, эшләре белән аның җитәкчесе Елена Миңнегалләмова таныштырды, уңышларга, киләчәк планнарга тукталды.
Бүлекнең эше, алдынгы хезмәткәрләре белән видеофильм аша танышу мөмкинлеге бирелде.
- ЗАГС - кешене гомер буе озата килүче бердәнбер оешма. Чөнки кешенең дөньяга килүен, гаилә коруын, кызганыч ки, үлемен дә алар терки,- диде башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев тәбрикләвендә.
Бәйрәмдә, гадәттә, рәхмәт сүзләре, котлаулар күп ишетергә туры килә. Бу көнне дә алар күп булды. Татарстандагы ЗАГС идарәсе, Муниципалитет, ЗАГС бүлегенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре белән күп еллар намуслы эшләгән хезмәткәрләр, авыл җирлеге башлыгы урынбасарлары бүләкләнде. Араларында әлеге өлкәдә 30 елдан артык эшләүче өлкән яшьтәге апалар да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС