Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Балаларны яклау көненә паркта бәйрәм узды (+фотолар)

Лениногорскиның М.Горький исемендәге паркында Балаларны яклау көненә бәйрәм чарасы үткәрелде.

Шәһәребезнең үзешчән төркемнәре, яшь артистлары биеде, жырлады. Төркемнәр арасыннан, мәсәлән, “Мonkey Groove”, “Желание летать» һәм башкалар. Яшь артистларыбыз да чыгыш ясады. 

​​​​​

Балалар өчен төрле мастер-класслар әзерләнгән иде.

Кемдер дага (подкова) ясаса, башкалар кәгазьгә һәм агач түгәрәкләргә рәсем ясады. Кайбер балалар бик теләп битләренә аквагрим да ясатты.

Бәйрәмгә килгән 7 яшьлек Дарья Козлова, мәсәлән, дага (подкова) ясаган. Бәйрәм дә, мастер-класс аңа бик ошый. 

Даганы ничек ясавы турында сорагач, бик теләп җавап бирде: башта картоннан дага узоры кистек, аннан җеп белән урадык, акча тиеннәрне клей-момент белән ябыштырдык, кәгазь акчаларны җеп белән урап куйдык. 

Мәдәният сарае директоры урынбасары Светлана Пудянёва әйтүенчә, Мәдәният идарәсе ел да бу бәйрәмдә катнашып килә. Гомумән, бу бәйрәмдә генә түгел, ә шәһәребездә үткәрелгән барлык бәйрәм чараларында да катнашып, үзләренең якты һәм матур чыгышлары белән бизи алар. -Балаларны яклау көнендә балаларга иң яхшы теләкләремне җиткерәм. Сау-сәламәт булсыннар, кайгы-борчулар күрмәсеннәр, бәхеткә-шатлыкка, ата-ана назына төренеп яшәсеннәр иде,- дип теләде ул. 

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день защиты детей лениногорск 2023 день защиты детей 2023