Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида халык җыеннары дәвам итә

Шәһәребезнең 7нче мәктәбенә халык җыенына килүчеләр балаларга уен мәйданчыгы, йортларга капиталь ремонт һәм бушлай юридик ярдәм оештыруны сорады. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов 2013 елда шәһәр һәм районда башкарылган эшләр, уңышлар, быел планлаштырылганнар турында сөйләде. Шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсешен ассызыклады, төп күрсәткечләрне атап узды. Чыгышыннан күренгәнчә, узган ел мөһим мәсьәләләрне...

Шәһәребезнең 7нче мәктәбенә халык җыенына килүчеләр балаларга уен мәйданчыгы, йортларга капиталь ремонт һәм бушлай юридик ярдәм оештыруны сорады.

Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов 2013 елда шәһәр һәм районда башкарылган эшләр, уңышлар, быел планлаштырылганнар турында сөйләде. Шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсешен ассызыклады, төп күрсәткечләрне атап узды.

Чыгышыннан күренгәнчә, узган ел мөһим мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә күп эш башкарылган. Әйтик, шәһәр һәм райондагы юлларны тәртипкә китерү өчен шактый күп средство тотылган. Шулай да, шәһәрдәге кайбер урам-кварталларны, авыл юлларын асфальтлап бетерү быелга төп бурычларның берсе булып кала бирә, диде. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасына килгәндә, узган ел шәһәр һәм районда алты мәктәп капиталь ремонтланса, быел ул дүрт мәктәптә планлаштырыла. Ерак барасы юк, җыен үткән 7нче мәктәп тә былтыр капиталь ремонтланган иде. Аның барышында иске тәрәзәләр пластикка алыштырылган, керү-чыгу юлы яңартылган, өлешчә коридорларының, сыйныф бүлмәләренең идәннәре алыштырылып, линолеум җәелгән.

Халык мондый очрашуларда чыгыш ясаучыларны тыңлап, түземсезлек белән сорау бирү вакыты җитүен көтә. Бу юлы да сорауларын хәтта кәгазь битенә язып алып килгәннәр иде. Араларында балалар өчен уен мәйданчыгы, йортларга капиталь ремонт үткәрүне, бушлай юридик ярдәм күрсәтү проблемасын хәл итүне сораучылар булды. Шулай ук I поселоктагы мунчаның халыкка тиешенчә хезмәт күрсәтмәве, йортларның фундаментларын ныгыту, подваллардагы су торбаларын алыштыру, ишегалларын кардан чистарту, подъездларны җыештыру проблемалары белән бәйле сораулар булды. Бер йортта капиталь ремонт барганда, биредә яшәүчеләрдән өчәр йөз сум акча җыйганнар. Ремонт та капиталь ремонтка түгел, ә косметик ремонтка гына охшап тора, ди. Чөнки ишек-тәрәзәләрне буяу ише вак-төяктән узмаганнар. Әлеге сорауга ачыклыккертелеп, тиешле чара күрелер, дип ышандырдылар. Микрорайон халкы, коммуналь хезмәтләр ишегалдындагы карны вакытында чистартмый, дип тә зарланып алды. Бу сорауны "Яшелләндерү һәм төзекләндерү" җәмгыяте белән бергә хәл итәргә, карны чыгару буенча график төзергә, диелде. Микрорайондагы юлларны төзекләндерү, җәяүле сукмагы булдыру, Шашин урамы, 1нче йорт ишегалдында мәйданчык ясау мәсьәләсен беркетмәгә кертеп, һәрберсе буенча тиешле чара күрергә, диелде.

Ә менә Ленинградская урамы, 23нче йортта яшәүчеләр подвалда җыелып ятучы канализация суыннан җәфа чигә. "Водоканал", "Жилсервис" җәмгыятьләренә мөрәҗәгать итеп тә, бу проблемадан һаман котыла алмыйлар икән. Шәһәр башлыгы аны хәл итүне тиешле структураларга йөкләп, прокуратура органнарына контрольдә тотарга кушты. Җыенда полициянең участок вәкилләре әлеге микрорайонда җәмәгать тәртибен саклау юнәлешендә алып барган эшләре турында сөйләде. Бу территориядә узган ел 7 җинаять кылу очрагы теркәлгән. Шуның алтысы хокук сакчылары тарафыннан ачылган. Җәмәгать тәртибен бозучыларга административ беркетмәләр төзелеп, тиешле чаралар күрелгән.

Соңыннан, микрорайон территориясендә яшәүче активистларга шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќыен

2
X