Заман сулышы

Лениногорскида җил-давыл кабатланды

Чәршәмбе районда кабат җил-давыл чыкты. Бу юлы Куакбаш авылы шактый күп зыян күргән. Көчле җил бер йортның түбәсен алып бәргән. Гарасат тагын унбиш йорт, 25 сарай, кибет, мәдәният йорты бинасына зыян китергән. Түбән Чыршылыда беничә җирдә электр челтәрләренә, агач авып, 2 урам утсыз калган, газүткәргечкә зыян килгән. Район электр челтәрләре...

Чәршәмбе районда кабат җил-давыл чыкты.
Бу юлы Куакбаш авылы шактый күп зыян күргән. Көчле җил бер йортның түбәсен алып бәргән. Гарасат тагын унбиш йорт, 25 сарай, кибет, мәдәният йорты бинасына зыян китергән. Түбән Чыршылыда беничә җирдә электр челтәрләренә, агач авып, 2 урам утсыз калган, газүткәргечкә зыян килгән. Район электр челтәрләре предприятиесенең бер бригадасы төне буе эшләп, иртән ут биргәннәр. Шунысы куанычлы: ике авылда да кеше сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: ураган
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: