Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида ишегалды халык дружиналары оеша башлады

Шәһәр микрорайоннарында ишегалды дружиначыларын оештыру буенча очрашулар уза. Күптән түгел ул 6нчы ТОС һәм 3нче полиция посты базасында - Вахитов урамы, 5 нче йорт районы халкы өчен үтте. Халык белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова очрашып, шәһәр кварталларында тәртип булсын өчен ишегалларында оештырылган дружиначыларның мөһимлеген аңлатты. Предприятие һәм оешма вәкилләреннән...

Шәһәр микрорайоннарында ишегалды дружиначыларын оештыру буенча очрашулар уза. Күптән түгел ул 6нчы ТОС һәм 3нче полиция посты базасында - Вахитов урамы, 5 нче йорт районы халкы өчен үтте.

Халык белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова очрашып, шәһәр кварталларында тәртип булсын өчен ишегалларында оештырылган дружиначыларның мөһимлеген аңлатты.

Предприятие һәм оешма вәкилләреннән торган халык дружиналары бездә күптән бар инде. Очрашуга килгән халык ишек алларында да тәртип саклаучылар булачагын хуплап кабул итте һәм дружиначы булырга язылучылар да булды.

Мондый очрашулар шәһәрнең башка микрорайоннарында да узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев