Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида капиталь ремонт дәвам итә

Бүгенге көндә районыбыздагы алты мәктәптә капиталь ремонт бара. Алар - 5нче, 7нче, 8нче, 10нчы, Тимәш һәм Иске Писмән мәктәбе. Капиталь ремонт программасы нигезендә, түбә ремонтлау, тәрәзәләрне алыштыру, эчке ишекләрен алыштыру, эчке коммуникация, санузел, фасадны ремонтлау кебек эшләр каралган. Арада мәйданы буенча иң зурысы - 7нче мәктәп. Өч катлы әлеге уку...

Бүгенге көндә районыбыздагы алты мәктәптә капиталь ремонт бара.
Алар - 5нче, 7нче, 8нче, 10нчы, Тимәш һәм Иске Писмән мәктәбе. Капиталь ремонт программасы нигезендә, түбә ремонтлау, тәрәзәләрне алыштыру, эчке ишекләрен алыштыру, эчке коммуникация, санузел, фасадны ремонтлау кебек эшләр каралган. Арада мәйданы буенча иң зурысы - 7нче мәктәп. Өч катлы әлеге уку йорты укучылар санының күплеге буенча да башкалардан аерылып тора. Мәктәп бинасы үзе 1976 елгы. Директоры Ольга Тышко билгеләп үткәнчә, төзелгәннән бирле мәктәпнең капиталь ремонт күргәне булмаган. Коммуникацияләр челтәре дә бик нык таушалган, тәрәзәләр дә - җылыны тотмый. Шуңа кыш көне сыйныф бүлмәләре салкын, шулай ук электрүткәргечләр дә вакыт шактый узганын сиздереп тора.
Әлеге мәктәпне капиталь ремонтлау эшенә «Максат» фирмасы алынган, җитәкчесе - Әсгать Әләм улы Миргалимов. Эшнең шактый күплеген аңлап, ремонтны әкренләп үткән елның декабрь аенда башлап җибәргәннәр. Бүгенге көндә беренче-икенче каттагы тәрәзәләрне пластикка алыштырып бетергәннәр, өченчегә күчәргә җыеналар.
Мин барган көнне икенче катта электрүткәргечләрне алыштыралар иде. Бер төркем төзүче мәктәпкә керү-чыгу юлын, ягъни входная группа дигән урынны ясау белән мәшгуль.
Чыннан да, әлеге мәктәпнең керү-чыгу юлы бөтенләй юк, дип әйтергә була. Беренче тапкыр килгән кешенең каян керим дип, аптырап калган чаклары да булгандыр. Капиталь ремонттан соң, керү-чыгу юлында шактый үзгәрешләр булачак. Беренчедән, аның урыны үзгәрә, шуңа бәйле рәвештә фойесы да башка урында булачак. Керү-чыгу урынының түбәсен профнастил белән ябалар, үзе пластиктан булып, заманча да, уңайлы да килеп чыгарга охшаган. Сүз уңаеннан, мәктәпкә керү-чыгу урыны һәм аның беренче каты тулысы белән «Уңайлы мохит» программасына яраклаштырып эшләнгән. Мәктәпкә килүчеләр сыйныф бүлмәләренә һәм башка урыннарга бернинди киртәләрсез керә алачак.
Капремонт спортзалга да кергән. Биредә эшчеләр тәрәзәләрне пластикка алыштырган, хәзер буяу-агарту эшләре бара. Яңа уку елыннан зур спортзал белән беррәттән, мәктәптә кече спортзал да эшли башлаячак. Аны мәктәптәге иске фойе урынында ясаганнар. Ә менә мәктәп коридорларының, сыйныф бүлмәләренең идәннәрен өлешчә алыштырачаклар. Аның каравы, линолеум бөтен җирдә дә яңа була, ди Ольга Геннадьевна. "Идән такталарын бик нык тузган урыннарда гына алыштырачакбыз. Черегән урыннары бар, шуларын яңартачакбыз, калган урыннар әлегә яхшы хәлдә", ди ул.
Әлеге мәктәптәге капремонтка 20 миллионнан артыграк акчаны республика бюджеты бүлеп биргән. Шуңа 4 миллионны җирле бюджет өстәгән.
Мәктәп 15 августка әзер булырга тиеш. Бу республика хөкүмәте куйган таләп.
- Төзүчеләр барлык эшләрне тиешле вакытка төгәлләргә ышандыра. Иң мөһиме: уку процессына зыян килергә тиеш түгел, - ди директор. Эшнең сыйфаты буенча да контроль көчле, аны Мәгариф идарәсе, мәктәп администрациясе, ата-аналар комитеты контрольдә тота. Һәм барысы да мәктәп 1 сентябрьгә үзгәргән, яңарган килеш каршы алыр дигән өметтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт