Заман сулышы

Лениногорскида һава торышы

Татарстанда буран һәм кар явуы җомга көнне генә туктаячак, дип хәбәр итә синоптиклар. Бу атнада да безне кабат карлы-буранлы һава торышы көтә. Синоптиклар җиткергән мәгълүматларга караганда, алдагы тәүлекләрдә кар явудан туктамаячак. Атлантик циклон тәэсире җомгага кадәр дәвам итәчәк. Шул сәбәпле көчле булмаса да буранлы көннәр хакимлек итәчәк. Лениногорскида 13 гыйнвар...

Татарстанда буран һәм кар явуы җомга көнне генә туктаячак, дип хәбәр итә синоптиклар. Бу атнада да безне кабат карлы-буранлы һава торышы көтә.
Синоптиклар җиткергән мәгълүматларга караганда, алдагы тәүлекләрдә кар явудан туктамаячак. Атлантик циклон тәэсире җомгага кадәр дәвам итәчәк. Шул сәбәпле көчле булмаса да буранлы көннәр хакимлек итәчәк.
Лениногорскида 13 гыйнвар көнне кар явачак, болытлы. Температура көндез һәм төнлә -3 градус булачак.
14 гыйнвар көнне, шулай ук кар явуы көтелә. Һава температурасы төнлә -6, көндез - 1 градус булачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: