Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Ленинград блокадасын кичерүче яши

Ленинград блокадасын кичергән Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, ул дүрт тапкыр Татарстан Президенты белән очрашуга барган, соңгысында Президент Рөстәм Миңнеханов белән бер рәттә утырган ханым ул. Быел җәй 78 яшен тутыручы Вера Вуколова турында язарга район һәм шәһәр ветераннар советыннан тәкъдим иттеләр. -Ленинград блокадасы турында аңардан яхшырак сөйләүчене башка таба...

Ленинград блокадасын кичергән Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, ул дүрт тапкыр Татарстан Президенты белән очрашуга барган, соңгысында Президент Рөстәм Миңнеханов белән бер рәттә утырган ханым ул.


Быел җәй 78 яшен тутыручы Вера Вуколова турында язарга район һәм шәһәр ветераннар советыннан тәкъдим иттеләр.

-Ленинград блокадасы турында аңардан яхшырак сөйләүчене башка таба алмабыз, мөгаен. Ул узган ел Санкт-Петербургта да булып кайтты, - диделәр.

Язмам герое, чыннан да, бик актив, сөйләшергә яратучы кеше булып чыкты.

- 20 елдан артык «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» җәмгыятендә ветераннар советын җитәклим. Күп еллар район һәм шәһәр ветераннар советы әгъзасы булып торам, мактаулы ветераны да әле. Мәктәпкә укучылар белән очрашуга еш чакыралар. Аларга сугыш дәһшәте турында сөйлим, - ди Вера Борисовна очрашуларда, төрле чараларда төшкән фотоларын күрсәтеп.

Икенче бер өемдәгеләрне кулына алып:

- Менә монысы блокада вакытында бик күп кеше җирләнгән Ленинградның Пискаревск мемориаль зиратында төштек, бу Эрмитаж янында, тегесе төнге экскурсиядә, - дип узган ел Ленинград блокадасын өзүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган сәяхәт турында сөйләде. Алар үткән ел Татарстаннан бер төркем сугыш ветераны теплоходта унҗиде көнлек, унҗиде сугыш узган шәһәргә тукталуны үз эченә алган сәфәргә барган булган. Туып-үскән шәһәрендә булу аның күңел яраларын яңарткан.

Сугыш башланганда аңа 4 яшь кенә була әле. Әтисе сугышның беренче көннәрендә диярлек үк һәлак була. Гитлер Ленинград шәһәрен ачлык белән алырга уйлый. Моның өчен шәһәргә килүче тимер юл элемтәсен өзә, зур азык-төлек складын шартлата. Менә шуннан биредә коточкыч ачлык башлана, бик күпләр түзә алмый үлә, шул исәптән Вераның әнисе дә. Ул әбисе белән генә кала.

-Кечкенә булгангадыр инде, ул вакытлар исемдә калмаган диярлек. Әби карточка буенча ипи алырга киткәч, тәрәзәдән карап, аны көтеп утыруымны гына хәтерлим. Аның сөйләве буенча гына: мин шундый нык ябык булганмын, карточкага биргән икебезнең өлеш - 250 грамм ипине берничәгә бүлеп мине ашаткан.

Теманың дәвамын "Заман сулышы "газетының 28 гыйнвар санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блокада ленинграда