Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида машина йөртүчеләр хат алды

Шәһәребезнең 30 нчы балалар бакчасына йөрүче балалар машина йөртүчеләргә хат тапшырды. ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән оештырылган әлеге акция "Машина йөртүчегә хат" дип атала. Аның барышында башлангыч сыйныф укучылары хат яза, ә балалар бакчасына йөрүчеләр рәсем ясый. Барысын бергә туплап, муниципаль конкурста катнашу өчен ЮХИДИ идарәсенә илтәләр. Ә 30 нчы балалар...

Шәһәребезнең 30 нчы балалар бакчасына йөрүче балалар машина йөртүчеләргә хат тапшырды.
ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән оештырылган әлеге акция "Машина йөртүчегә хат" дип атала. Аның барышында башлангыч сыйныф укучылары хат яза, ә балалар бакчасына йөрүчеләр рәсем ясый. Барысын бергә туплап, муниципаль конкурста катнашу өчен ЮХИДИ идарәсенә илтәләр.
Ә 30 нчы балалар бакчасына йөрүчеләр машина йөртүчеләргә хатларын үзләре тапшырды. Ленинград урамындагы Музыка мәктәбе янындагы борылышта үтте ул. ЮХИДИ инспекторлары Айрат Мингалимов һәм Радик Хәеров, шулай ук ЮХИДИ вәкиле Зөлфия Рахманова да катнашты. Ул көнне туктатылган машина йөртүчеләр әлеге акцияне бик уңай кабул итеп, балаларның рәсемнәрен үзләре белән алды, юл кагыйдәсен бозмаска сүз бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция

2
X