Реклама
23 октябрь - 4 ноябрь аралыгында республикада "Сак бул, мошенниклар" акциясе үтә. Аның кысаларында халыкка памяткалар таратылачак. Шулай ук полиция хезмәткәрләре өлкән буын, инвалидларның өендә булып, аңлату эшләре алып барачак. Мошенниклар турында мәгълүматыгыз булса - Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 02, 2-72-20 (тәүлек буе) шалтыратыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз