Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскига студентлар медицина десанты килде

12 студент бер атна дәвамында авыл җирлекләрендәге фельдшерларга булышачак: диспансеризация үткәрәчәкләр.


Студентлар Оренбург, Чувашия, Казан дәүләт медицина университетыннан, Казан медицина колледжыннан килделәр. Алар төрле курс студентлары, араларында 2нче, 3нче һәм 5нче курста укучылары бар.

Студентлар өч төркемгә бүленеп, Иске Куак, Шөгер, Зәй-Каратай, Яңа Чыршылы һәм якын-тирәдәге ФАПларга барачак, алар анда чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә диспансеризация үткәрәчәк.
Шимбә көнне мәктәпләрдә санитария ягыннан лекцияләр укыячаклар, ОРВИ, балалар травматизмы турында сөйләячәкләр.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров әйтүенчә, программада студентларны шәһәр белән таныштыру, музейларга алып бару да каралган.

-    Студентлар каникул вакытында шәһәр, район җирлекләрендә медицина буенча эшләп карап, аннан соң укып бетергәч, эшкә кайту мөмкинлеге дә бар. Бу – бик яхшы мөмкинлек. Студент тәҗрибә туплап, аннан янәдән шушы үзенә таныш булган җирлектә эшләве дә уңайлы булачак.

Студентларны шәһәрдәге кунакханәгә урнаштырганнар. Студент Ибраһим Ал-Саади Гыйракта туып-үскән. Хәзер ул Мордовия университетында 5нче курста укый.
-    Кечкенәдән табиб булырга хыялландым. Россиядә уку миңа бик ошый. Рус телен үзләштердем, предметларны рус телендә укыйм. Һөнәри юнәлешемне неврология белән бәйлисем килә. Студентлар отрядында беренче тапкыр гына катнашам. Яңа танышулар, яңа эмоцияләр көтәм, тәҗрибә туплау өчен дә яхшы булачак, - ди ул.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев