Реклама
Республиканың татар мәктәпләре укучылары өчен үткәрелгән татар теле олимпиадасында районыбыз укучысы беренче урын алды. Ул - Түбән Чыршылы мәктәбенең X сыйныф укучысы Рәзилә Әхтәмова (укытучысы - Розалия Солтан кызы Сафина). Унынчы сыйныфлардан катнашкан 51 укучы арасында беренчелеккә чыккан ул. Җиңүләре белән котлап, киләчәктә уңышлар телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз