Заман сулышы

Лениногорскилылар карабодай бетәр, дип курка

Бу көннәрдә шәһәрдә карабодай ярмасы белән бәйле хәлләр булып ята. Кеше, нишләптер, күпләп ала, әллә арта микән, ише сорауларга нокта куелды. Бүгенге көнгә шәһәрдәге күп кенә азык-төлек кибетләрендә ул юк иде инде. Булганнарында кыйммәт. Мәсәлән, "Пятерочка"да 900 гр. пакет 59 сум 80 тиен, "Магнит"та 70 сум тирәсе тора. "Торос-молоко" кибетендә...

Бу көннәрдә шәһәрдә карабодай ярмасы белән бәйле хәлләр булып ята.

Кеше, нишләптер, күпләп ала, әллә арта микән, ише сорауларга нокта куелды. Бүгенге көнгә шәһәрдәге күп кенә азык-төлек кибетләрендә ул юк иде инде. Булганнарында кыйммәт. Мәсәлән, "Пятерочка"да 900 гр. пакет 59 сум 80 тиен, "Магнит"та 70 сум тирәсе тора. "Торос-молоко" кибетендә кичә генә килограмы 30 сум тора иде. Бүген беткән инде, кайчан булачагы да билгесез.

Реклама

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында: "Норма буенча ел буена бер кешегә 3,5 кг. карабодай ярмасы исәпләгәндә, республика әлеге төр продукция белән үзен тулысынча тәэмин итә ала", дигән мәгълүмат бар.
"Вечерняя Казань" газетының 11 ноябрь санында әлеге хәлнең безнең республикада гына түгел, Россия буенча баруы турында хәбәр ителә. Мәсәлән, илнең күпчелек өлешен карабодай белән тәэмин итүче Алтай крае администрациясе сайтында, һава торышына бәйле рәвештә, 200 мең гектар җирдән әлеге төр ярманың җыеп алынмавы турында хәбәр иткәннәр.
Карабодай тирәсендәге ажиотаж нәкъ менә шул хәбәрдән соң килеп чыкмадымы икән әле. Сарафан радиосы бездә яхшы эшли бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: гречка
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: