21 сентябрьдә шәһәребез "Милләтләр кроссында" катнашачак. Анда төрле уку йортларында белем алучылар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре йөгерәчәк. 8 сәгать 30 минутта "Боз сарае" янында җыелып, унынчы яртыда старт биреләчәк. Хатын-кызлар - бер, ир-егетләр ике километр арага йөгерә. Ярышларда катнашырга чакырабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз