Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның 11нче гимназия укучысы "Шигъри сабантуй-2016"да җинеп кайтты

16 нчы декабрь көнне Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Шигъри сабантуй-2016" фестиваленең 2 нче туры үтте. Әлеге бәйгедә 11 нче гимназиянең 9А класс укучылары Илзирә Алишева, Нияз Гәрәев, Рүзилә Җиһаншина (җитәкчеләре Сәмигуллина В.М.) катнашты. Илзирә Алишева " Яшь батыр" номинациясендә I дәрәҗә Дипломга лаек булды. Фестиваль барышында...

16 нчы декабрь көнне Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Шигъри сабантуй-2016" фестиваленең 2 нче туры үтте.

Әлеге бәйгедә 11 нче гимназиянең 9А класс укучылары Илзирә Алишева, Нияз Гәрәев, Рүзилә Җиһаншина (җитәкчеләре Сәмигуллина В.М.) катнашты. Илзирә Алишева " Яшь батыр" номинациясендә I дәрәҗә Дипломга лаек булды.

Фестиваль барышында "Трибун - шагыйрь " дип аталган аерым конкурс оештырылды. Бу конкурста укучылар үзләре язган бер шигырьне сәнгатьле итеп яттан сөйләп күрсәттеләр. Әлеге конкурста да Илзирә Алишева уңышлы чыгыш ясады һәм II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Афәрин, Илзирә !!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев