Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның Урмышлы егете “Алтын барс” алган

Урмышлы авылы егете Рамил Галимҗанов Казанда үткән "Татар җыры - 2013" фестивалендә "Алтын барс" сыны белән бүләкләнде. Бу көннәрдә урмышлылар шау килде. Тамашаны карый алганнар тәэсирләре белән уртаклашты, карамаганнар кат-кат сорашты. Фестивальне шимбә көнне ТМТV-каналы аша туры эфирда күрсәткәннәр. Гадәттәгечә, алып баручылар ачып җибәреп, Айдар Галимов бер җыр башкаруга, беренче...

Урмышлы авылы егете Рамил Галимҗанов Казанда үткән "Татар җыры - 2013" фестивалендә "Алтын барс" сыны белән бүләкләнде.
Бу көннәрдә урмышлылар шау килде. Тамашаны карый алганнар тәэсирләре белән уртаклашты, карамаганнар кат-кат сорашты. Фестивальне шимбә көнне ТМТV-каналы аша туры эфирда күрсәткәннәр.
Гадәттәгечә, алып баручылар ачып җибәреп, Айдар Галимов бер җыр башкаруга, беренче булып - "Ел ачышы" номинациясен игълан итәләр. Һәм җиңүче исеме атала, ул - якташыбыз Рамил. "Сөйгәнең кем" җырын башкара ул.
- Җыры яңа иде. Әйбәт башкарды,- ди авыл халкы, горурланып.
Егетнең әти-әнисе бу минутларда ни кичергәнен күз алдына китереп була. Хәер, Әнвәр абый да, Гүзәлия апа да җырлы-моңлы кешеләр, әтисе матур итеп гармунда да уйный әле. Энесе Руслан, VI сыйныфта укучы сеңелесе Илүзә дә җырлый.
- Рамилнең сәләте тулысы белән унынчы сыйныфта укыганда ачылып бетте, - ди күп еллар Урмышлы мәктәбе директоры булып эшләгән Сәгадәт Мифтахова. - Мәктәптә укыганда, аны "Сандугач керде күңелгә" республика конкурсына озатканым хәтердә. Мәктәптә һәм авыл мәдәният йортында концертларда гел катнашты. Бик тыйнак малай иде, хәзер дә шулай. Соң, ул бит авыл малае, безнең авыл малае,- ди ул.
Рамил 1985 елгы, мәктәптән соң Әлмәт музыка училищесын тәмамлаган. Тик сәнгать буенча китми, хәзерге вакытта төзелеш оешмасында эшли. Әлмәттә яши, өйләнгән, баласы бар.
Бу минутларда без урмышлыларның шатлыгын чын күңелебездән уртаклашабыз. Һәм якташ егетебез өчен горурлык хисләре кичерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


{mp3}2237{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алтын барс