Заман сулышы

Лениногоскида язучы Рәмзия Габделхакованың иҗат кичәсе үтте

Лениногорск Мәдәният сараеда язучы, шагыйрә Рәмзия Габделхакованың иҗат кичәсе булып үтте. "Көзләрдә дә якты көннәр бар " дип атала иде ул.Үзе ул бу турыда: - Туган көнемә көннәр бераз матураер, кояш чыгар, бәлки әле кар төшәр, дип көттем. Тик көткәнем булмады, ә бүген сез миңа кояш бүләк иттегез. Иң мөһиме:...

Лениногорск Мәдәният сараеда язучы, шагыйрә Рәмзия Габделхакованың иҗат кичәсе булып үтте.


"Көзләрдә дә якты көннәр бар " дип атала иде ул.Үзе ул бу турыда:
- Туган көнемә көннәр бераз матураер, кояш чыгар, бәлки әле кар төшәр, дип көттем. Тик көткәнем булмады, ә бүген сез миңа кояш бүләк иттегез. Иң мөһиме: күңел кояшы сүнмәсен, - ди.
Рәмзия ханымны котларга, Казаннан, Әлмәттән, Чирмешәннән һәм тирә-як районнардан да килгәннәр. Алар юбилярны үзебезнеке дип саныйбыз, диләр. Чыннан да, Чирмешән районында туган, Лениногорскида яши, Казан һәм республиканың көньяк- көнчыгышы язучылары белән якыннан аралаша. Азнакайдан килгән шагыйрь Илдус Гыйләҗев үз районын искә алмаган өчен үпкәләгән дә әле. Рәмзия ханым Азнакай килене булып чыкты. Лениногорск, Чирмешән администрациясе вәкилләре сәхнәгә менеп котлады үзен, Азнакай башлыгы Котлау хатын җибәргән. Лениногорск турында Рәмзия ханым болай, ди:
- 1971 елда әти мине бу шәһәргә алып килгән иде. Җәй, кызу көн, яңгыр явып үткән. Искиткеч матур шәһәр иде, гашыйк булдым. Зур үскәч мин монда яшәячәкмен, дидем, Һәм 1980 елны кияүгә чыгып, ирем белән монда күчеп килдек, - ди.
Кичәдә тамашачылар ике сәгаттән артык Рәмзия ханым иҗатына чумып утырды. Бары тик аның сүзләренә генә иҗат ителгән җырлар башкарылды.
Миләүшә Идиятова, Людмила Аланлы, Каюм абый Шәрәф аның сүзләренә үзләре көй язган җыр башкарды . Каюм Шәрәф:
-" Кар өстендә миләшләр" китабына кергән шигырьләренең яртысыннан артыгына көй яздым, - ди.
- Үзе дә чәчәк, иҗаты да чәчәк, дип - башлады чыгышын Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил Салихов. - Безнең оешмада 330 язучы, алр барысы да Рәмзияне хөрмәт итә. Әнә якташыбыз, республиканың халык язучысы Гәрәй Рәхим үзе кайта алмаса да Котлавын җибәргән,
" Мин туган ягымда Рәмзия Габделхакова кебек талантлы язучы булуы белән горурланам" , - дигән ул. Әлмәт, Сарман, Азнакайдан килгән язучылар да теләкләрен белдерде. Юбилярны "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" фонды да котлады, Рәмзия ханым анда инде ун елдан артык эксперт комиссиясе члены булып тора икән, аны бик гадел эксперт, дип бәяләделәр. Сәхнәгә менеп котлау сүзләре җиткерергә теләүчеләр күп иде: дуслары, хезмәттәшләре, иҗатташлары. Рәссам Мөдәрис абый Минһаҗев аны рәссамнарның чын дусты, дип атады һәм юбилярның портретын бүләк итте.
Мәдәният сарае каршындагы яшьләр театры һәм "Айсылу" төркеме язучы әсәрләреннән өзек күрсәтте, балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләде. Бәйрәмдә Рәмзия апаның туганнары да катнашты. Алар гаиләдә биш бала: 1 малай 4 кыз үскәннәр. Сез дә язучылык сәләте бармы, дип сорадым. Абыйлары миндә юк, ди, ә кыз туганнары үзләре өчен генә шигырь яза икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: