Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида әфганчы-солдатларны искә алу митингы булды

Бүген совет гаскәрләре чикләнгән контингентының Әфганстаннан чыгарылуына 33 ел булды.

 Шәһәрнең Ленин проспектындагы паркында, Әфганстан, Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган якташларыбызга куелган һәйкәл янында, аларны искә алу митингы булды. Митингта сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, һәлак булганнарның әти-әниләре, туганнары, шәһәр халкы, мәктәп укучылары катнашты.

Искә алу чарасын тантаналы төстә ачып җибәргән  район башлыгы Рәгать Хөсәенов, бүгенге тыныч тормышның  кадерен белү, әлеге тынычлыкны бердәм саклау кирәклеге турында сөйләде.

Митингта катнашучылар Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев