Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Министр Лениногорск кырларын карады

Лениногорск муниципаль районында Татарстан Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Министр эшлекле сәфәрен район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән вертолетка утырып, кырларны караудан башлады. Аннары Иске Иштирәк авылы кырында авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, быел Лениногорск уракны уңышлы төгәлләп, алдынгы районнар...

Лениногорск муниципаль районында Татарстан Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте.


Министр эшлекле сәфәрен район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән вертолетка утырып, кырларны караудан башлады. Аннары Иске Иштирәк авылы кырында авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, быел Лениногорск уракны уңышлы төгәлләп, алдынгы районнар исемлегенә керергә мөмкин.
- Былтыр икмәк булса да, аңа ихтыяҗ булмады, ә быел киресенчә. Чөнки башка еллардагы кебек биш миллион тоннага өметләнә алмыйбыз, шунлыктан ашлыкка бәя югары булачак.
Ул әйтеп узганча, азык-төлек җитештерүче эре компанияләр белән килешүгә ирешелгән, аның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре турыдан-туры аларга ашлык сата алачак.
Марат Әхмәтов Лениногорск районы Иске Куак авылында үткән ТР Дәүләт ветеринар хезмәтенең 2012 елның I яртыеллык эшчәнлегенә багышланган республика конференциясендә дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министр

2
X