Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Мәктәпләрдә капремонт дәвам итә

Быел "Мәктәпләрдә капиталь ремонт" республика программасы буенча шәһәр һәм районда дүрт мәктәп - Иске Иштирәк, Зеленая Роща, шәһәрдәге 11нче гимназия һәм 14нче коррекция мәктәбе ремонтлана. Капиталь ремонт өчен республика бюджетыннан 85 миллионнан артыграк, җирле бюджеттан 24 миллион тирәсе акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш әлеге акчаларга өч балалар бакчасы һәм бер...

Быел "Мәктәпләрдә капиталь ремонт" республика программасы буенча шәһәр һәм районда дүрт мәктәп - Иске Иштирәк, Зеленая Роща, шәһәрдәге 11нче гимназия һәм 14нче коррекция мәктәбе ремонтлана.
Капиталь ремонт өчен республика бюджетыннан 85 миллионнан артыграк, җирле бюджеттан 24 миллион тирәсе акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш әлеге акчаларга өч балалар бакчасы һәм бер мәктәптә түбә алыштыру буенча күләмле эшләр башкарыла.
Программа буенча, түбә ремонтлау, тәрәзәләрне пластикка алыштыру, эчке ишекләрен алыштыру, эчке коммуникация, санузел, фасадны ремонтлау кебек эшләр каралган.
Шәһәребезнең 11нче гимназиясендә булып, ремонт барышын мин дә карап кайттым. Мондагы эшкә «Омега» җәмгыяте алынган, җитәкчесе - Радик Һади улы Хәсәнов. Объектта шактый күләмдә эш башкарырга туры килгәнгә, ремонтны быелның март аенда ук башлап җибәргәннәр. Берничә бригада эшләп, берьюлы тәрәзә кую, плитә ябыштыру, штукатурлау, буяу-бизәү эшләре башкаралар. Шулай ук электрүткәргечләрне алыштыру, җылылык һәм су белән тәэмин итү системасын ясау, ишекләр кую эшләре дә алып барыла.
Төзүчеләр коллективы инде күп нәрсәләр эшләргә өлгергән. Мәсәлән, бер бригада ике спорт залы һәм актлар залының идәннәрен яңага алыштырган, хәзер түшәмнәрне ясыйлар, тагын бер бригада өлешчә мәктәп бинасының түбәсен ябу эшен тәмамлаган. Хәзер яңа калай түбә яңгыр-бураннарга бирешерлек түгел.
Мәктәпнең искергән тәрәзәләрен алып, алар урынына пластик тәрәзә куйганнар. Хәзер монда какшаган тәрәзәләрне күрмәссең - барысы да яңа, алар бинага үзенчә ямь һәм нур өстәп тора.
Бер төркем эшчеләр фасадны штукатурлау һәм бизәү, бер төркеме бәдрәфләрне һәм керү юлын ясау белән шөгыльләнә. Бик матур килеп чыга икән. Керү-чыгу урынын пластик һәм көзге сыман пыяла белән ясарга җыеналар, заманча да, уңайлы да килеп чыгарга охшаган. Җәмгыять директоры Радик Хәсәнов сүзләренчә, мәктәпкә керү-чыгу урыны, барлык таләпләргә туры китереп башкарыла. Сүз уңаеннан, керү-чыгу урыны һәм бәдрәфләр тулысы белән «Уңайлы мохит» программасына яраклаштырып эшләнә. Әлеге программа буенча 2 миллионнан артыграк акчаны Федераль бюджет бүлеп биргән. Димәк, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр мәктәпкә һәм башка урыннарга бернинди киртәләрсез керә алачак.
Җәмгыять директоры билгеләнгән ремонт эшләрен август урталарына бетерәчәген ышандыра. "Тәүлек әйләнәсе эшлибез дисәм дә, ялган булмас. Эш - күп, вакыт - аз, шуңа да эшчеләр барлык бригадаларда да үз эшләре белән мәшгуль", ди.
Әлеге мәктәптәге капремонтка 32 миллионнан артыграк акчаны республика бюджеты бүлеп биргән. Шуңа 5 миллионы җирле бюджеттан өстәлгән.
Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин әйткәнчә, барлык мәктәпләр дә видеокүзәтү һәм "Стрелец" янгын куркынычсызлыгы системалары белән тәэмин ителгән. "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында, ремонт эшендә шефлык итүче оешма-предприятиеләрнең дә ярдәме бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт