Заман сулышы

Нефтьче “Ак әби”

Төбәгебездә беренче нефть чыгарылуга байтак еллар үтте. Шулай булуга карамастан, өлкән яшьтәге нефтьчеләр ул көнне бүгенгедәй хәтерли һәм бик теләп истәлекләре белән уртаклаша. Шул уңайдан, "Лениногорскнефть" идарәсе вәкилләре белән берлектә без, машинага утырып, Минзәлә шәһәренә юл тоттык. Көннең буранлы, юлның ерак булуы да куркытмады, киресенчә, беренче буровойда эшләгән нефтьче Миңнегаян...

Реклама

Төбәгебездә беренче нефть чыгарылуга байтак еллар үтте. Шулай булуга карамастан, өлкән яшьтәге нефтьчеләр ул көнне бүгенгедәй хәтерли һәм бик теләп истәлекләре белән уртаклаша. Шул уңайдан, "Лениногорскнефть" идарәсе вәкилләре белән берлектә без, машинага утырып, Минзәлә шәһәренә юл тоттык. Көннең буранлы, юлның ерак булуы да куркытмады, киресенчә, беренче буровойда эшләгән нефтьче Миңнегаян апа Харазованы күрү, аның белән сөйләшү теләге көчлерәк иде.

Минзәлә безне салкын озак кыштан соң яз сулышы кергән, басу-кырлар кардан ачылып килгән мәлдә каршы алды. Шәһәр статусындагы Минзәлә матур, тыйнак кына татар авылы сыман табигатьнең иң гүзәл почмагында урнашкан. Моңа Халыклар дуслыгы урамын эзләп, шәһәр ураганда инандым. "Ветераннарга - торак" программасы буенча төзелгән ветераннар урамы аерым бер авылны хәтерләтә. Озын гына урам, ике якка бер үк төрле ак кирпеч өйләр тезелеп киткән.
Өенә шулхәтле кеше килеп кергәч, нефтьче әби безне күреп, каушап калды. 87 яшен тутырган булуына карамастан, яшь күренә. Матур итеп, туздырып ак яулыгын бәйләгән. Нәкъ Әмирхан Еники тасвирлаган Ак әби инде.
Миңнегаян апа нефтьче тормышын беренче скважина бригадасы мастеры Гариф Хәмидуллин җитәкчелегендәге буровойдан башлый. Эшкә кергәндә аңа нибары 16 яшь була. Бу турыда апа үзе болай ди:
- 1941 елны кочегар өйрәнчеге булып I буровойга эшкә килгәнем әле дә хәтердә. Эшкә килгәч, шунда эшләүче Нурсинә апа яныма утырып: "И, балакаем, бигрәк яшь икәнсең, ничек эшләрсең", дигән иде. Өйрәнчек булып күп эшләргә туры килмәде. Дизелист итеп куйдылар. Эш, әлбәттә, авыр иде, зарланмадым. Яхшы эшләүчеләрнең исем-фамилиясен контора стенасындагы мактау тактасына эләләр иде. Ударниклар исемлегеннән төшмәдем,- дип искә алды ул.
Буровой авылдан берничә километр ераклыкта була. Шунлыктан, Миңнегаян апага Шөгердән йөреп эшләргә туры килә. Тумышы белән ул - Куакбаштан. Җиде класс тәмамлаган яшь кыз бу төбәктә нефть табылмаса, скважиналар булмаса, бәлки, яшьтәшләре кебек башка һөнәр сайлаган булыр иде. Шул ук вакытта нефтьчеләр династиясеннән булган яшь Миңнегаянның бу тармакны сайлавы гадәти дә. Аның әтисе - Мәннах абый нефть разведкасында эшләгән, буровойлар төзегән. Миңнегаян апаның энесе - Мөхтәсәр абый да нефтьче юлын сайлый. 14 яшьлек яшүсмер хезмәт юлын ат караучысы ярдәмчесеннән башлап, алдагы тормышын механик булып, Минзәлә нефть разведкасы идарәсендә дәвам итә. Миңнегаян апаның олы улы да әнисе эзләреннән киткән. Күп еллар "Ижевскнефть" идарәсендә инженер-бораулаучы булып эшли. Нәселләре белән нефтьчеләр дисәм дә, ялгыш булмастыр.
Дизелист һөнәренә кем өйрәтте дигәнгә:
-Өйрәткәннәрен хәтерләмим. Эшләнелде инде. Башта гади трактор дизельләре генә иде, соңрак танк дизельләре кайтты. Кеше җитмәгәч, мине II буровойга күчерделәр. 1945 елда 3 кешене, шул исәптән мине дә Саратовка укырга җибәрделәр. Аннан без дизелист белгечлегенә документ алып кайттык,- диде ул. Ашау ягын искә алып, 1 килограмм ипи бирелүе турында сөйләде. Эш киемнәрен дә бик яхшы хәтерли нефтьче апа. Кышын эшкә фуфайка (сырма) һәм сырган чалбар, җәен җиңелчә кием биргәннәр икән. Ә менә аякка агач табанлы аяк киеме бирүләрен моң-зар белән искә алды.
- Ул аяк киеме уңайсыз иде. Йөргәндә тубыкны авырттыра, аны салып чабатадан йөрдек. Шуңа бу аяк киемен (дизелистлар өчен) бер генә тапкыр бирделәр,- дип сөйләде апа, нефтьче эшчәнлеген искә төшереп.
Беренче нефть чыгарылуы исегездәме дигәч, Миңнегаян апа җанланып китте, күзендә очкыннар кабынды һәм әлеге шатлыклы көн бүген булгандай, кызу-кызу сөйли дә башлады.
- 1943 елның җәе. Без II буровойга эшкә барабыз. Ул да түгел, I буровойда "Ура!" дип кычкырган тавышлар ишетелә. Тизрәк алар янына йөгердек. Барсак, ни күрик, чын нефть яңгыры! Фонтан кебек ургыла. Безнең шатлыкның иге-чиге юк иде. Шушы нефть яңгырында коенып, шатланышып таралдык өйләргә,- дип искә алды ул беренче скважинадагы 648 метр тирәнлектән бәреп чыккан беренче хәзинәне.
Миңнегаян апа тормыш иптәше Зыя абый белән 3 бала тәрбияләп үстерә. Кызганыч, Зыя абый инде бакыйлыкка күчкән. Тормыш юлы Шөгердә үткәнгәме, бу авылны ешрак искә ала дизелист апа. Ике туганы һаман Шөгердә яши. Гаиләдә алар алтау, Миңнегаян апа иң өлкәне икән.
Минзәлә ягына ничек килеп эләктегез дигәнгә:
- Башта энем Мөхтәсәр күчеп китте. Аннан бер-бер артлы балалар. Зыя абыегыз үлгәч, мине дә үзләре янына алдылар, -диде.
Балаларында кунак кына була. Аннан "үз өемә җитми" дип, хөкүмәт салган якты өенә кайтып китә икән. " Әле 8 сутый бакчасында казынырга да вакыт таба ул", диде балалары.
Киленнәре, балалары көн дә килеп хәлен белешеп тора. Бүгенге көндә ул 3 баласына яраткан әни, 9 оныгы һәм 10 оныкчыгына кадерле әби дә, данлыклы нефтьче дә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: нефть
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: