Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Праймериз Лениногорскига килеп җитте

Мәдәният сараенда үткән праймериз, ягъни партия эчендәге алдан тавыш бирүдә "Бердәм Россия" партиясенең 15 вәкиле сайлаучылар алдында чыгыш ясады. Лениногорскидан тыш, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районыннан барлыгы - 199 сайлаучы катнашты. Чыгыш ясаган кандидатлар арасында республика Премьер-министры урынбасары Ю.Камалтынов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Лениногорск муниципаль районы башлыгы...

Мәдәният сараенда үткән праймериз, ягъни партия эчендәге алдан тавыш бирүдә "Бердәм Россия" партиясенең 15 вәкиле сайлаучылар алдында чыгыш ясады.
Лениногорскидан тыш, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районыннан барлыгы - 199 сайлаучы катнашты. Чыгыш ясаган кандидатлар арасында республика Премьер-министры урынбасары Ю.Камалтынов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Нурлат, Бөгелмә, Әлмәт районы башлыклары һәм башкалар бар иде. Һәрберсенә чыгыш ясар өчен 5 минут вакыт бирелеп, алар депутат булып сайланырга нәкъ менә үзләре лаек булуына ышандырырга тырышты.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов районның үсештә булуын ассызыклады. "Девизым: элек булдырганнарны саклап, халыкның тормыш - көнкүрешен яхшырту буенча максатчан эш алып бару", - диде. Бу яңа объектлар төзү, ишегаллары һәм юлларны ремонтлау, авыл халкы проблемаларын һәрдаим контрольдә тоту һәм башкалар. Бу эшләрне башкарганда намуслык, ачыклык һәм үтәү күренмәлелек принципларыннан чыгып эш итәм, диде.
"Татнефть" җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев үзенең эшчәнлеген Компания ветераннары һәм халыкның социаль проблемаларын хәл итү белән бәйле, дип билгеләп үтте. Коллектив һәм ветераннарның социаль яктан якланган булуын тәэмин итү белән бергә, көньяк-көнчыгыш төбәк халкына да зур ярдәм күрсәтелә. Шул исәптән, Татарстан нефтенең бишеге булган Лениногорскига да. Киләсе ел шәһәребезгә 60, ә "Лениногорскнефть" идарәсенә 70 ел тулу уңаеннан да махсус программалар әзерләнүен билгеләп үтте. Соңгы елларда Нурлат һәм Чирмешән дә зур үзгәрешләр кичерде, ди Рөстәм Нәбиуллович. Анда безнең өлешебез дә бар, дип билгеләп үтте.
"Ярдан-Ойл" җәмгыяте директорлар советы рәисе Ирек Салиховны республиканың авыл җирлекләре проблемасы борчый. Теге яисә бу җирлектә яшәүчеләргә адреслы ярдәм итәргә кирәк, дип саный. Шулай ук, авылда кече бизнес үсешен күтәрергә, алай гына түгел авылда шәһәр бизнесменнарының эшчәнлеген хупларга кирәк, дип саный.
Ә "Нурлатнефть" идарәсе начальнигы Илгиз Салихов сугыш балалары проблемасын закон нигезендә хәл итү яклы булуын билгеләп үтте.
Кандидатлар белән танышканнан соң, сайлаучылар бюллетеньнәр алып, Дәүләт Советына депутатлыкка дәгъва итүчеләрне яшерен тавыш бирү юлы белән сайларга юл тотты.
Праймериз 2 апрельдә Түбән Камада старт алган иде, Лениногорскида аның унынчысы үтте. Партия эчендә узган сайлаулар нәтиҗәсе буенча, рейтинг исемлеге расланып, алга таба алар Дәүләт Советының 5 нче чакырылышына сайлауларда катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праймериз